ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Мәдәният, Татар дөньясы

Тәбрис Яруллин татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучыларга девиз өйрәтте

21 апрель 2017, 09:32 , Фото: Салават Камалетдинов, Ильнар Тухбатов

Тәбрис Яруллин татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучыларга девиз өйрәтте Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиадада катнашучылар өчен кичә концерт оештырылды.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә, татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиадада катнашучылар өчен, җаваплы сынаулардан соң бераз ял иттерү максаты белән, концерт оештырылды.

Искәртеп үтик, олимпиада рәсми рәвештә 18 апрельдә  ачылды, кичә катнашучылар олимпиаданың теоретик сорауларына җавап бирде. Бүген исә алар үз-үзләрен тәкъдим итә, ягъни иҗади тур уздырыла. Быелгы олимпиадада Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән катнашучылар җыелган. Аларның гомуми саны 500гә җиткән. Быел беренче тапкыр Татарстан һәм татар тарихына кагылган сораулар кертелгәнен дә искәртик.

Концертны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, яшьләргә хас булганча, бик актив итеп алып барды. Чыгышларга кадәр ул залдагы укучыларны, студентларны җанландырырга теләде. “Татар теле дигәч, күз алдыгызга нинди образлар килә?” – дип сорады. Залдан Татарстан, Казан, Тукай, Сабан туе, өчпочмак, чәкчәк, түбәтәй, читек кебек сүзләр ишетелде.

Тәбрис Яруллин татар телен үткән заман белән генә бәйләмәскә, аны киләчәк белән күзалларга киңәш итте. “Без, битараф булмаган кешеләр буларак, татар теленең дәүләт теле булуын истә тотарга, аның дәрәҗәсен төшермәскә, аны заманча тел итеп, дәрәҗәсен күтәрергә бурычлы! Туган телдә кибетләрдә сөйләшергә, белем алырга, Интернетта язышырга кирәк!” – диде. Бу фикер залдан алкышлар белән хупланды.

Тәбрис Яруллин яшьләрдән кайсы татар җырчыларын тыңлаулары белән кызыксынды. Залдагылар Илназ Сафиуллин, Элвин Грей, Гүзәл Уразова кебек җырчыларны тыңлавын әйтте.

“Бөтен актуаль процесслар, трендлар татарчалаштырылырга тиеш”, - дип, Тәбрис Яруллин яшьләр истә тотарга тиешле девизны атады. “Татарчаны актуальләштерәбез, актуальне татарчалаштырабыз”, - диде һәм яшьләрдән дә шушы сүзләрне кабатлауларын сорады. Шулай ук Тәбрис укучылардан Интернетта нинди татар проектларын күзәтеп барулары белән кызыксынды.

Тәбрис Яруллин бумеранг сүзенең татар теленә "әйләнгеч" дип иң камил тәрҗемәсен әйткән үсмергә һәм туган көннәрен билгеләп үтүче яшьләргә "Мин татарча сөйләшәм" логотибы төшерелгән футболкалар бүләк итте.

Концертта бәйсез альтернатив татар музыкантлары чыгыш ясады. Алар арасында татарча хип-хоп укый торган “Еллоу сайт”, "Oscar & c7c5"
 төркеме һәм башкалар бар иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр