ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Драматург, язучы Рәдиф Сәгъдигә 60 яшьлек юбилеенда «Аль-Фахр» орденын тапшырдылар
Татар сайты уңышка ирешсен өчен, аны ясаучы татар интернетын яратырга тиеш - Р.Гатауллин
Татар теле укытучысы Фәния Гаязова: Рус балаларына татар телен өйрәтергә әле соң түгел
“Белем җәүһәрләре-2017” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле - исемлек
Мәскәүдә косметология клиникасында процедурадан соң пациент вафат булган

Мәдәният, Татар дөньясы

Х.Миңнегулов Тукай белән бәйле мәсьәләләр турында: Казан хакимияте читтә калып килә!

21 апрель 2017, 08:41 , Фото: Александр Эшкинин

Х.Миңнегулов Тукай белән бәйле мәсьәләләр турында: Казан хакимияте читтә калып килә! “Тамчы тама-тама таш тишәр. Җәмәгатьчелек әйткәч, ишетелми калмас", - дип, Р.Вәлиев борчыган мәсьәләләрне гел күтәреп торырга киңәш итте.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда төзекләндерү тәмамлангач, яңа экспозицияләрне заманча, кызыклы итеп ясау бурычы тора. Бу хакта Казан федераль университетының Тataristica үзәге тарафыннан үткәрелгән “ХХI гасыр һәм Тукай” дискуссиясендә Музей директоры Гүзәл Төхвәтова билгеләп узды.

Билгеле булганча, Тукайның Казандагы әдәби музеенда бүгенге көндә ремонт эшләре бара. Музей директоры, Габдулла Тукай музеена килгән кешеләргә мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү мөһим булганлыктан, яңа экспозицияләрне бик эчтәлекле, кызыклы итеп ясарга кирәклеген ассызыклады.

“Тукайның бөеклеге нәрсәдә – музейда иң күп бирелә торган сорауларның берсе бу. Музей экспонатлары аркылы без Тукайның бөеклеген ачып бирергә тиеш. Без фольклорны да, 19 нчы гасыр азагында авыл тормышын да, 20 нче гасыр башында Казанны да, Тукай даирәсендәге башка шәхесләрне дә гәүдәләндерергә тиеш. Шуңа күрә яңа экспозициядә нәрсәгә игътибар итәргә дигән сорауга басым ясарга кирәк. Хәзер бу хакта сораштырулар үткәрәбез. Тукай музеен ничек күрергә телиләр – безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде”, - дип белдерде Гүзәл Төхфәтова.

Дискуссия барышында Тукай экспозициясе ул музейга гына сыеп бетмәү мәсьәләсе дә кузгатылды. “Тукай иҗатына багышланган экспозицияне тагын да киңәйтү турында уйларга кирәк”, - дип җөпләде музей мөдире.

Чарада Тукай музееның тышкы күренеше турында да сүз булды. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев: “Бу нинди сары йорт дип сорыйлар, “сары йорт” дигән кушамат тагылмаса ярар иде дип куркам”, - дип белдерде. Гүзәл Төхвәтова сары төстән үзләре дә канәгать булмауларын әйтте.

Дискуссия о Тукае

Разил Вәлиев, Тукай иҗатын сыйдыру өчен, Тукай музее мәйданы кечкенә дигән фикер белән килеште. Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев “Амур” номерлары бинасын рәсми рәвештә Тукай музее филиалы итү тәкъдиме белән чыкты.

Дискуссия о Тукае

Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов бу, беренче чиратта, Казан хакимияте башкарырга тиешле эшләр булуына басым ясады. “Казан хакимияте никтер читтә калып килә, аларда бу мәсьәләләрне теркәп баручы берәр кеше бармы икән? Тукайның музее шагыйрьнең бөеклегенә туры килерлек булырга тиеш. Казан җитәкчелеге әллә нинди эшләрне башкара, боларны да башкара алырлык бит!” – дип шелтәләде.

Разил Вәлиев шәһәр җитәкчелегеннән битарафлык сизелсә дә, “кулны селтәп, туктарга ярамый”, дип киңәш бирде. “Тамчы тама-тама таш тишәр ди. Җәмәгатьчелек күтәрә икән, барыбер ишетелми калмас ул. Мин бу хакта Дәүләт Советы сессиясендә дә күп тапкыр сөйләгәнем бар. Мондый утырышларга шушы мәсьәләне хәл итә торган конкрет кешеләрне чакырырга кирәк. Кайтып сөйли торган гына түгел, үзләре хәл итә торган кешеләр булырга тиеш”, - дип белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр