ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Җәмгыять

Бөгелмә хәрби исәпкә алу эшен башкару буенча Бөтенроссия конкурсында беренче урынга чыккан

21 апрель 2017, 09:00

Бөгелмә хәрби исәпкә алу эшен башкару буенча Бөтенроссия конкурсында беренче урынга чыккан Бәйге РФның Үзәк хәрби округына кергән 29 субъект арасында уздырыла.

(Бөгелмә, 21 апрель, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Татарстан Республикасының Бөгелмә, Лениногорск, Питрәч муниципаль районнары Бөтенроссия смотр-конкурсында хәрби исәпкә алу эшен иң яхшы оештыручылар исәбенә кереп, беренче урынга лаек була. Бәйге РФның Үзәк хәрби округына кергән 29 субъект арасында уздырыла. РФ Кораллы көчләре идарәсе осталардан осталарны муниципалитет органнары һәм хәрби комиссаритлар арасыннан сайлап ала, дип яза район газетасы.

Бөгелмә хәрби комиссариатының 2016 елгы эшләре нәтиҗәсендә Подгорный авыл җирлеге идарәсе, "Татнефтеснаб" идарәсенең Бөгелмә базасы беренче урынга чыккан иде.

Җиңүчеләрне котларга 18 апрель көнне Бөгелмәгә зур кунаклар килде. Алар арасында РФ Кораллы көчләре Генераль штабы оештыру-мобилизацияләү баш идарәсе бүлеге начальнигы, полковник Игорь Григорьев, РФ Кораллы көчләре Генераль штабы оештыру-мобилизацияләү баш идарәсе бүлеге операторы, өлкә офицер, майор Илдар Аипов, РФ оборона министрлыгы баш кадрлар идарәсе төркеме начальнигы, майор Андрей Гончаров, Үзәк хәрби округ штабының оештыру мобилизацияләү идарәсе бүлеге начальнигы, полковник Владимир Опариенко бар иде. Якташларыбызның бу олы хезмәте шулай зур хөрмәткә лаек булды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр