ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Җәмгыять

Теләче районы ветеринария хезмәткәрләре урман буйларына вакцина куя

21 апрель 2017, 08:00

Теләче районы ветеринария хезмәткәрләре урман буйларына вакцина куя 2016 елда котыру чире белән бәйле бер генә очрак та теркәлмәде.

(Теләче, 21 апрель,  "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә район ветеринария хезмәткәрләре сунарчылар белән берлектә котыру чирен булдырмау һәм кисәтү максатыннан урман буйларында, ышыклау полосаларында, елга- ерганакларга вакцина кую белән мәшгуль, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Куелган вакциналы ампуладан гыйбарәт. Төлкеләр, бүреләр, этләр һәм мәчеләр шуны ашап, котыру чиренә каршы дәва ала. Узган ел әлегедәй вакцина өч этапта 28 мең доза таратылган иде. Әлеге игелекле эшнең һәм ветеринарлар белән сунарчыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе буларак, 2016 елда котыру чире белән бәйле бер генә очрак та теркәлмәде. 2015 елда – 19, 2014 елда – 1, 2013 елда – 8 очрак күзәтелгән иде. Әлеге очракларның күпчелеге кыргый төлкеләр белән бәйле.

- Кыргый төлкеләр өннәрен кешеләр якын булган җирләрдә – урман авызлыкларында, елга-ерганакларда ясый. Вакциналар да безнең тарафтан шул урыннарга урнаштырыла. Хайваннарның, кешеләрнең нерв системасын зарарлап, үлемгә китерүче бу авыру бөтен дөньяда актуаль мәсьәлә, ел саен дөньяда меңләгән кешенең гомерен өзә. Ул кешеләргә авыру төлке, эт, мәче тешләгәндә, аларның селәгәе аша да йогарга мөмкин. Күптән түгел мал табиблары тарафыннан мал-туар һәм йорт хайваннары асраучылар белән аңлатулар үткәрелде, прививкалар ясалды. Кешеләр үзләренең мал-туарына, йорт хайваннарына ел саен прививка ясату кирәклеген аңларга тиеш, - ди баш ветеринар табиб.

Без очрашкан көнне сунарчылык үсешен саклау идарәсенең районара бүлеге белгечләре Газинур Сибгатов белән Виталий Кутузов та үз участокларына зур күләмдә вакцина алып кайтып китте. “Бер-береңә ярдәм итеп, бер максатка омтылып эшләгәндә һәм яшәгәндә генә көткән нәтиҗәгә ирешеп була. Кайчак табигатьтәге балансны сакларга мылтык та ярдәм итә. Моннан берничә ел элек нык үрчегән дала төлкеләренең санын киметүдә без дә зур көч куйдык”, - ди алар бертавыштан, диелә район хәбәрендә.
.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр