ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ярым-ярты гына өйрәнеп, Тукайны сәхнәләштерергә ярамый – Мансур Ярмиев
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балаларга Тукай телен өйрәтү кыен – балалар бакчасы тәрбиячесе
Хәмдүнә Тимергалиева: Җыр - акча эшләү кәсебе түгел
Татар-инглиз гимназиясе директоры ришвәт алуда гаепләнә

Җәмгыять

Питрәчнең Осиново бистәсендә гомер итүче Мария Пилюгина үзенең 102 яшьлеген билгеләп үтте

21 апрель 2017, 01:00

Питрәчнең Осиново бистәсендә гомер итүче Мария Пилюгина үзенең 102 яшьлеген билгеләп үтте Мария Пилюгинаны туган көне белән котларга район башлыгы Эдуард Дияров килде һәм аңа матур чәчәк бәйләме, бүләк һәм котлау открыткасы тапшырды.

(Питрәч, 21 апрель, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова) Питрәчнең Осиново бистәсендә гомер итүче Мария Ефимовна Пилюгина үзенең 102 яшьлеген билгеләп үтте. Ул олы яшьтә булуына да карамастан, көр күңелле, кунакларны да шатланып каршы алды. Ветеранның бүлмә гөлләрен яратуы сизелеп тора, аның фатирында алар ел саен күбәйгәннән-күбәя генә бара. Аларны бит искиткеч әбиләре һәм карт әбиләренә оныклары һәм оныкчыклары бәйрәмнәрдә бүләк итәләр, дип яза район газетасы.

– Оныкчыгым менә нинди матур чәчәк бүләк итте, – ди кунакларга шау чәчәкле орхидеяны күрсәтеп, Мария Ефимовна. – Хәзер аларны үзем тәрбияли алмыйм, миңа аларны үстерергә һәм башка эшләремдә минем социаль хезмәткәрем Әлфинур Гыйззәтуллина ярдәм итә.

Мария Ефимовна әйтүенчә, бүгенге көндә ул бик бәхетле. Аның кирәкле бар нәрсәсе дә бар. Язмыш аны кечкенәдән аямаган. Коллективлаштыру елларында әтисен һәм олы абыйларын сөргенгә сөргәннәр, авылда ачлыктан әбисе, әнисе, апасы үлгән. Аңа 14 яшьлек чагында бик күп эшләргә туры килгән, исән калу һәм өч энекәшен үстерү өчен бөтен көчен куйган ул. Энеләренең берсе Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Мария Ефимовнаның бердәнбер мәхәббәте беренче ире дә сугышта үлгән. Ул икенче иренең дә үлемен кичергән, аның өч улын һәм үзенең беренче иреннән тапкан кызын тәрбияләп үстергән. Югалтулар моның белән генә чикләнми. Каты авырудан бер-бер артлы үз балаларына әйләнгән яраткан балалары һәм бердәнбер кызы якты дөньядан китә. Ике оныгы һәм оныкчыклары аның тормышын яктыртып торучылар. Дөрес, оныкларының берсе, Олег, Германиядә яши, еш чылтыратып хәлен белеп тора, ел саен әбисе янына кайтып йөри. Кайчандыр аңа әбисе көченнән килгәнчә акчалата ярдәм иткән, читкә китү теләген дә хуплаган. Икенче оныгы, Андрей, Казаннан атна саен кайта, Мария Ефимовнаны тәрбияли, хезмәт ветеранына кайгырту һәм игътибар күрсәтә. Ул туганнан бирле оныклары янәшәсендә булган, аларны кайгырткан, ярдәм иткән. Аның күңеле һәркем өчен ачык булган.

– Минемчә, тормышта иң мөһиме тынычлык, беркем белән дә әрләшмәскә, беркемгә дә ачу сакламаска кирәк. Мин гомерем буе шулай яшәдем. Кайчандыр мине рәнҗеткән кешеләрне күптәннән кичердем инде, – диде Мария Ефимовна. – Минем янәшәмдә хәзер бик яхшы, изге күңелле кешеләр – оныкларым, оныкчыкларым, Әлфинур бар. Мин яхшы яшим. Онытмауларына бик рәхмәтлемен.

Мария Пилюгинаны туган көне белән котларга район башлыгы Эдуард Дияров килде һәм аңа матур чәчәк бәйләме, бүләк һәм котлау открыткасы тапшырды. Әлбәттә, аның моңа бик күңеле булды, онытмауларына рәхмәтен әйтте. Шулай ук район башлыгы аның хәл-әхвәлен белеште, сорау-теләкләрен әйтүен сорады.

Әлеге котлауларга район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Али Рафиков, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина да кушылды, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр