ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда 11 мең тоннага якын печән әзерләнгән
Тәбрис Яруллин татар әдәбиятына яңа стиль алып килә
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигъри слэм узды
“Әкият” курчак театры табигатьтә су әйләнеше турында фәлсәфи әкият чыгарды
“Татарстан яшьләре”н киләчәккә алып бара торган баш мөхәррир кирәк – Илдар Гыйльметдинов

Авыл

Токымлы француз аты Тукай районын үз иткән

21 апрель 2017, 05:00

Токымлы француз аты Тукай районын үз иткән Вахит Тәхәвиевның хуҗалыгында хәзерге көндә 230 баш ат бар.

 (Тукай, 21 апрельї, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Күгәш авылында гомер итүче Вахит Тәхәвиевның хуҗалыгында хәзерге көндә 230 баш ат бар. Бу «совет», «владимир», «ахалтекин», «першерон» токымлы атлар.  Аеруча безгә «першерон» токымлы чуар айгыр ошады. Күренеп тора, үз биләмәләренең хуҗасы ул, дип яза район газетасы.

– «Першерон»нар үзләренең гигант зурлыклары белән һәркемне шаккаттыра. Әлеге атлар бүтән токымнар белән чагыштырганда, үзләренең гәүдәләре, көч һәм чыдамлыклары белән аерылып торалар, – дип аңлата фермер.

Баһадир атлар арасында әле таңда гына туган колыннарын имезүче бияләр дә бар иде. Колыннарның саны 20гә җиткән икән. Һәркөн 2-3 колын туып тора.

– Малларны ашатыр өчен 200 гектар арпа, 100 гектар бодай чәчәм. Язгы чәчүне башкарып чыгарга техникам әзер, дип әйтә алам. Әлбәттә, техниканы комиссиянең уңай бәяләмәсен ишетер өчен әзерләмибез. Барысы да үзебез, үзебезнең маллар өчен бит, – ди җитәкче.

Гомумән, хуҗалыкта бар да тәртиптә. Яраткан эшеңә, малларыңа күңелеңне биреп эшләгәч, күрсәткечләре дә югары була, эшләр дә тел-теш тидерерлек булмый.

«Ирек» җитештерү кооперативына килгәндә биредә кунак бар иде. «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкиле Рафаэль Миңнуллин кооперативта әзерләнүче орлыкларның сыйфатына бәя бирергә килгән икән.

– «Ирек»тә бар эшләр дә оешкан төстә бара. Биредән орлыкларны кайдан гына килеп алмыйлар. Сатып алучыларның кайдан килгәннәрен картада билгеләп барсак, биттә бер төртелмәгән җир калмас иде, мөгаен, – диде Рафаэль Миңнуллин.

Чыннан да, кооперативта эшләр зарланырлык түгел. Техникасын да, тагылма агрегатларын да әзерлек сызыгына куйганнар, барлык чаралар да үтәлгән. Яңа техника алуга килгәндә, чәчү алдыннан бер чәчү, ике тагылма агрегат алып куйганнар, диелә район хәбәрендә.

– Техника күптәннән әзер, әле шушы көннәрдә генә, тракторларны йөртеп, сынап карадык. Ә орлыкка килгәндә, март аеннан башлап, 964 тонна орлык сатылды, – диде кооператив җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр