ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Җәмгыять

Азнакайда мөһим темаларга багышланган "түгәрәк өстәл" узды

21 апрель 2017, 02:00

Азнакайда мөһим темаларга багышланган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләре Тымытык, Әгерҗе, Югары Стәрледә шул төбәк авыл биләмәләре активистлары катнашында үтте.

(Азнакай, 21 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Без, кешеләр дә шул ук табигать балалары, безгә дә аның тарафыннан билгеләнгән кануннар бар. Әйтик, гаилә кору “сәгате” җитү. Менә шушы сәгать җитеп тә, улы яки кызы парлы булырга, балалар үстерергә атлыгып тормый икән, ата-ана борчыла башлый. Чөнки борын-борыннан кешелек шулай нәсел калдырып, нигезен яшәтеп килгән. Соңгы елларда аерым гаиләләрнең генә түгел, тулаем җәмгыятьнең олы проблемасына әйләнеп бара бит әле бу буйдаклар, ялгызакларның артуы, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Әйтик, менә Урманай авыл җирлегендә бүгенге көндә 35 яшькә кадәрге 6 ир-егет бар икән. Бу санны без шушы атнада Митрәй авылында узган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә биләмә башлыгы Айдар Закировның халык белән эшчәнлек хакындагы хисап чыгышында ишеттек.

–Өйләнергә бик вакыт икәнен дә беләбез, – дип бу исемлектә үзенең дә булуын яшермәде ул. Тик менә сәбәп-серләрен генә ачмады. Ә аларны инде фаразлыйсы да юк: кызларның салада каласы килми, шәһәргә качу ягын карыйлар. Югыйсә, хәзер авылда да менә дигән тормышта яшиләр: газы, суы кергән, бөтен уңайлыклар өй эчендә, кул эшләрен күптән техника, заманча җиһазлар алыштырып бетерде. Ялкау булмаган кешегә үз эшен ачып җибәрү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мөмкинлекләр дигәннән, авыл кешеләренә, яшь белгечләргә, гаиләләргә дәүләт тарафыннан бирелүче күптөрле субсидияләр, грантлар, лизинглар һәм башка төр финанс ярдәмнәр хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең эшмәкәрлек һәм фермерлыкны үстерү буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров бик тәфсилле итеп сөйләде, бу нәүбәттән аңлатма-ярдәмгә мохтаҗ һәркем аңа мөрәҗәгать итә ала.

Районның иҗтимагый берләшмәләре һәм урыннардагы социаль учреждениеләр, җәмәгатьчелек активистлары белән оештырылган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләре, хәтерләсәгез, узган елның көзендә башланып, авыл халкын борчыган бик күп мәсьәләләр күтәрелгән иде. Инде менә хәзер аларның ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуы, хәл итү-ителмәвен барлар чак җитте. Митрәйдә үткән сөйләшүдә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов авыл биләмәләре башлыкларының чыгышларын хисап тотуга гына әйләндереп калдырмады, ә һәр юнәлешне кабыргасы белән куйды:

–Мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләрегез күпме? Аларга нинди ярдәмнәр оештырыла?

–Ялгыз, караучысыз калган өлкән яшьтәгеләрне тәрбиягә алу программасына кушылдыгызмы?

–Авылда ничә буйдак, ялгызаклар бар? Алар белән очрашулар, актив тормышка тарту чаралары алып барасызмы?

–Башын эчүгә салган, балаларын тиешенчә карамаган, тәрбияләмәгән гаиләләр күз уңындамы, аларның әхлагын, намусын уяту, оялтуда ниләр эшлисез?..

Проблемалары нигездә бер үк төрле булса да, Әсәй, Урманай, Уразай, Карамалы авыл җирлекләре башлыкларының һәркайсының үз эш стиле, оештыру үзенчәлеге. Урманайда Айдар Закировның халыкны сәламәт яшәү рәвешенә – спортка, мәдәнияткә тарту осталыгы бар, чөнки үзе дә спортчы да, артист та. Люция Вәлиева Әсәй җирлегендә экология елында җыештыру-чистарыну, агач-куаклар утырту, халык белән өмәләр үткәрүгә аеруча өстенлек бирә. Алсу Шәрифуллинаны шәһәргә якын булган Уразайда халыкның авылда үткәрелгән чараларда активлык күрсәтмәве борчый, күпбалалы гаиләләргә мәчет белән бергәлектә ярдәм итүләрен дә җиткерде ул, мәдәният йортында авыл музеен да ясарга исәпләре...

Карамалы авыл биләмәсе башлыгы Артур Ногманов ялгыз, авыру авылдашын гаиләсе тәрбиясенә алып, аны хөрмәтләп соңгы юлга озаткан, дини йола таләпләрен үтәп, рухын искә алу көннәрен дә үткәргән. Башкаларга әнә шулай үзе үрнәк күрсәткән. Бу хакта авылдашлары бик күңелләре булып сөйләде. Артурның игелекләрен үзебез дә беләбез, ул ел да үз җирлекләрендәге мохтаҗлыкта яшәүче берничә өлкән кешегә “Маяк” газетасын яздырып, аларга бүләк ясый.

Әнә шулай авылның бүгенге тормыш-көнкүреше чагылдырылган, проблемалары күтәрелгән эшлекле дә, файдалы да булган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләре бу атнада Тымытык, Әгерҗе, Югары Стәрледә шул төбәк авыл биләмәләре активистлары катнашында үтте, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр