ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Авыл

Яшел Үзән районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште

21 апрель 2017, 03:00

Яшел Үзән районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште Быел район буенча чәчүлек җирләре 40208 гектар тәшкил итә.

(Яшел Үзән, 21 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Язгы чәчүгә санаулы көннәр генә калып бара. Район аграрийларының иң җаваплы эшкә әзерлеген узган атнада район башлыгы Александр Тыгин да белешеп кайтты. Быел район буенча чәчүлек җирләре 40208 гектар тәшкил итә, дип яза район газетасы.

Беренче тукталыш ВЗП «Заволжья»ның авыл хуҗалыгы техникасы паркы. Чәчүгә техниканы рәтлисен рәтләп, төзәтеп бетерү алдында торалар. Ә иң беренче башкарыласы кыр эшләренә керешкәннәр.

– Авыл кешесе инде ул, гади бакчачы булсынмы, башка юнәлештә тир түксенме, язга зур өметләр баглап керә. Без дә җиң сызганып эшкә керештек. Бүгенге көндә бер самолет белән көзге бөртекле культураларны (бодай, арыш), трактор белән күпьеллык үләннәрне тукландырабыз. Җир тигез өлгерми, кайбер кырларны тырмалый башладык. Быелгы яз азрак соңга калды, шуңа да барысы да тиз өлгерергә мөмкин һәм эшне оешкан төстә, ике сменада алып барырга планлаштырабыз. 25 апрельдә – бөртекле культураларны, ә 7 майда кукуруз чәчәргә керешергә исәп тотабыз, – дип сөйли ВЗП «Заволжья»ның көньяк территория директоры Ислам Закиров.

Юл уңаенда район башлыгы Александр Тыгин Норлат мәдәният йортының төзелеше белән дә танышты. 300 кешегә исәпләнелгән бинаның фундаменты инде салына башлаган. Җаваплы җитәкчеләр август ахырына әзер була дип ышандыра. Клуб салыну бер, аның тирә-юненә ял итү зонасын, машина кую урынын уңайлы итеп ясау икенче мәсьәлә.
– Авыл халкын җыеп, аларның фикерен белергә кирәк. Биредә аларга яшисе, сез тәкъдим иткән проект ошамаска да мөмкин бит әле. Халыкның теләген исәпкә алу бик мөһим, – диде район башлыгы баш архитектор Юрий Герасимовка мөрәҗәгать итеп.

Районда бердәмлеге белән аерылып торган һәм үз тырышлыгы белән көн күрүче «Күгәй» хуҗалыгы язгы кыр эшләренә 100 процент әзер. Шушы көннәрдә 77 тонна ашлама кайтарылган, 3 тонна кукуруз орлыгы сатып аласылары бар.

– Яз елдагыча әйбәт килә, көннәрнең утырып китүен көтәбез. Алда зур эшләр – 350 г мәйданда язгы бодай, 250 г – арпа, 150 г – кукуруз, 150 г – берьеллык үлән чәчү тора. Көзге культуралар уртача тишелеп килә. 444 г мәйданда күпьеллык үлән үсә. Җирне яңарту максатыннан 70 гектарда люцерна чәчәргә җыенабыз, – дип сөйли хуҗалык агрономы Шәүкәт Гыйләҗев.

Хуҗалыкның өч «Нива», ике «ДОН» комбайны бар. «Бу «Нива»да үзем дә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөргән идем әле. Күреп торасыз, техника бүген дә сафта», – дип шаяртты хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйруллин. Әйе, авыл хуҗалыгында техниканың төзек булуы мул уңыш җыеп алуда төп факторларның берсе.


Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча районда беренче урынга лаек булган «Тау Иле» хуҗалыгы чәчүгә бүген үк чыга ала. Тик әлегә кырлар юеш. Чәчүлек җире барлыгы – 500 гектар тәшкил итә.

– Уңыш сөенерлек булмагач, соңгы 5-6 елда көзге бодай чәчмәгән идек. Узган ел кабат чәчеп карадык. Матур гына тишелгән иделәр, тик быел каралып чыгып киләләр. Көздән җир катламы катмаган килеш кар яуды, өсте бозланып катты. Сәбәбен шуннан күрәм. Шулай да уҗымнар күтәрелеп китәр дигән өметне югалтмыйбыз, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Әмир Заһидуллин.

Җитәкчене шулай ук бәяләр борчуга сала. «Бөтен әйбергә бәя артып торганда, авыл хуҗалыгыныкы төшә. Сөтне генә алыйк, хөкүмәт бер литры 24 сумнан ким булмаска тиеш диеп әйтсә дә, хуҗалыклар 15 сумнан тапшыра. Аннан сөт бәясе төшкәндә кибеттәгесе бер дә кимеми. Менә шулар борчый да инде авыл халкын», – дип уфтана җитәкче.

–Елдагыча, язгы чәчүне вакытында, оешкан төстә башкарып чыгарсыз дип ышанам, – дип белдерде район башлыгы Александр Тыгин хуҗалыклар әзерлеген тикшерү барышында.

Һава шартлары гына уңай булсын, район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хәерле сәгатьтә диеп телик, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр