ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Җәмгыять

Кукмараның шәһәр статусы алуы яшь белгечләргә мөмкинлекләр тудыра - Сергей Димитриев

21 апрель 2017, 08:57 , Фото: Александр Эшкинин

Кукмараның шәһәр статусы алуы яшь белгечләргә мөмкинлекләр тудыра - Сергей Димитриев Район җитәкчелеге фикеренчә, шәһәр статусы инвестицияләр җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Булат Абдрахманов). Кукмараның рәсми рәвештә шәһәр статусы алуы югары белемле кадрларны калдырырга һәм инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда шул хакта белдерде.

Искәртеп үтик, 2016 елның ноябрендә Кукмарада халык шәһәр тибындагы бистәгә шәһәр статусын бирүгә кагылышлы референдумда үз фикерләрен белдерде. Референдумда катнашкан 60 проценттан артык халыкның 80 проценты торак пунктка шәһәр статусын бирүне яклады. 17 апрель көнне Татарстан республикасы Дәүләт Советы сессиясенең 27-нче утырылышында Кукмара шәһәр тибындагы бистәсе шәһәр статусын алды. Шул рәвешле, Кукмара Татарстан картасында 24нче шәһәргә әйләнде.

"Кукмара үсә, яңа йортлар төзелә, федераль программалар белән күп кенә эшләр эшләнә, юллар, тротуарлар һәм парклар салына. Кукмараның шәһәр булырга тулы хакы бар. Халык та бу турыда референдумда ризалыгын белдерде", - дип белдерде район башлыгы Сергей Димитриев. Ул шәһәр статусы белгечләрне Кукмарада калдырырга мөмкинлек бирер дип саный.

"Яшьләрнең шәһәрдә яшиселәре килә", - диде ул.

Сергей Димитриев шәһәр статусы инвестицияләр алу өчен дә этәргеч булыр дип уйлый. Районда өч зур предприятие - металл савыт-саба заводы, итек комбинаты, тегү фабрикасы эшли. Районда авыл хуҗалыгы оешмалары да алга киткән.   2016нчы елда республикабыз тарихында беренче тапкыр көненә 200 тонна сөт савуга ирешә алды. Шуларга өстәп, районда тагын яңа заводлар салыначак.

"2015 елда сәнәгать паркы эшли башлаган идек. Мәскәүдә Икътисади үсеш министрлыгында шул программаны яклап, 307 миллион сум алдык. Безнең газ, су, электр уты кергән, бөтен уңайлыклары да тудырылган сәнәгать мәйданы булачак. Шул урында без 19 оешма урнаштырырга планлаштырабыз. Инде өч предпиятие салына да башлады. Металл савыт-саба заводы ике завод сала, шушы көннәрдә сөт комбинаты салына башлаячак. Шушы мәйданга инвесторларны җәлеп итәр дип ышанабыз", - диде ул. 

Сергей Димитриев әйтүенчә, шәһәр статусы алуның минуслары булмаячак. Ул шәһәр статусы салымнар артуга яки фатирларга бәяләр күтәрелүгә китермәячәк дип белдерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр