ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда 11 мең тоннага якын печән әзерләнгән
Тәбрис Яруллин татар әдәбиятына яңа стиль алып килә
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигъри слэм узды
“Әкият” курчак театры табигатьтә су әйләнеше турында фәлсәфи әкият чыгарды
“Татарстан яшьләре”н киләчәккә алып бара торган баш мөхәррир кирәк – Илдар Гыйльметдинов

Мәдәният, Татар дөньясы

Идрис Газиев “Амур” кунакханәсе номерларын Тукай үзәге бинасы итү турында хыяллана

20 апрель 2017, 21:58 , Фото: Александр Эшкинин

Идрис Газиев “Амур” кунакханәсе номерларын Тукай үзәге бинасы итү турында хыяллана Ул бу йортта Тукайның яшәгәнлеге турында элмә такта булмавына борчылу белдерде.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев Казанның Мәскәү урамындагы элекке “Амур” кунакханәсе номерларын торгызу тәкъдиме белән чыкты. Бу мәсьәләне ул Казан федераль университетының Тataristica үзәге тарафыннан үткәрелгән “ХХI гасыр һәм Тукай” дискуссиясендә күтәрде.

“Ул номерларда Тукай “Клячкин” хастаханәсенә китәр алдыннан яшәгән. Шул бүлмәләр була торып, без ничек моңа күз йомарга тиеш?! Анда Фатыйх Әмирхан да яшәгән, газетаның редакцияләре дә булган. Бүгенге көндә анда бернәрсә юк, Тукайның монда яшәгәнлеге турында элмә такта да юк бит!” – ди Идрис Газиев. Ул бу бинаны Тукайның әдәби музееның бер филиалы буларак, я булмаса, Тукай үзәге кебегрәк аерым бер оешма итеп күрергә теләвен әйтте. “Бу хәзер - Казанда Тукай белән бәйле бердәнбер бина. Аның хуҗасын табып, законлаштырып буладыр бит?!” – ди ул.

Дискуссия о Тукае

Идрис Газиев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бинаның эчке ишегалды күргәзмәләр оештыру, әдәби кичәләр, концертлар кую өчен дә уңайлы булуын билгеләп үтте. “Гаҗәеп архитектуралы бер бина бит ул. Санкт-Петербургка хас булганча, ишегалды да бар аның. Бу - чын мәгънәсендә Тукай үзәге булырлык бина”, - ди ул. Идрис Газиев бүгенге көндә анда керү капкасы бикле булуын, тышкы фасады гына эшләнгәнен, эчендә ремонт эшләре баруы турында шәрехләп узды. “Мин Тукайга балачактан гашыйк. Мин Уфада яшим, бәлки читтә торганга, миңа якынрактыр ул. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр