ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Җәмгыять

Республика онкодиспансеры "Сәламәтлек мәктәбе” дәресләрен уздырачак

20 апрель 2017, 21:47

Республика онкодиспансеры Чара онкологик чирдән дәваланучылар, аларның туганнары, дуслары һәм якыннары өчен үткәрелә.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник онкология диспансеры (РКОД) "Мы вместе – Без бергә" пациент-волонтерлык оешмасы белән берлектә чираттагы тапкыр "Сәламәтлек мәктәбе” дәресләрен үткәрәчәк. Аның барышында яман шеш буенча мөһим булган мәгълүматны җиткерәчәкләр. Бу хакта РКОД матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара барышында табиблар нәселдән-нәселгә күчә торган яман шешне диагностикалау, якыннарны аннан ничек саклау, бу авырудан дәваланучыларның туганнарына һәм якыннарына ни рәвешле психологик ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында сөйләячәк.

Чара 26 апрель көнне 16 сәгатьтә "Феникс" кафесында (Казан, Ямашев ур, 36) узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр