ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Камил Сәмигуллин: Татарстан мөселманнары Ураза бәйрәмен шатланып каршы алалар
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иртәгә "Кол Шәриф" мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрттә укылачак
Йөзләгән мең палестиналы әл-Акъса мәчетенә эләгә алмаган
Уфада бүген "Чалма чәчәк көне" уздырылды

Икътисад, Рәсми Татарстан

Без Хөрәсән-Резави провинциясе белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер - Рөстәм Миңнеханов

20 апрель 2017, 20:41 , Фото: president.tatarstan.ru

Без Хөрәсән-Резави провинциясе белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер - Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Ирандагы провинциягә эш сәфәренә йомгак ясады.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Иранга эшлекле сәфәр вакытында Татарстан делегациясе хезмәттәшлек өчен бик күп кызыклы перспектив юнәлешләрне колачлый алды. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә биргән әңгәмәсендә хәбәр итте, дип белдерә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Иранның Хөрәсән-Резави провинциясенә эшлекле сәфәренең кыскача нәтиҗәләрен җиткерде. "Без төбәк җитәкчелеге белән берничә конструктив очрашу оештырдык, алга таба булачак хезмәттәшлек чараларын билгеләдек. Татарстан һәм Хөрәсән-Резави эшлекле даирәләре катнашындагы бизнес-форумда катнаштык. Моннан тыш, без Мәшһәд шәһәренең белем бирү һәм мәдәни оешмалары белән таныштык. Мин Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиянга бу чараларны оештырган өчен рәхмәтле ", – диде ул.

Р. Миңнеханов, моннан тыш, Татарстан вәкилләре имам Реза мавзолеенда булдылар дип өстәде. "Хөрәсән-Резави провинциясендә үз тарихларын, динен, гореф-гадәтләрен саклыйлар. Бу - ихтирам уята", – дип билгеләде ул.

"Без барлык юнәлешләр буенча уртак проектларны гамәлгә ашырырга: машина төзелеше, төзелеш материаллары, авыл хуҗалыгы товарлары, медицина җиһазлары һәм башка әйберләр белән үзара тәэмин итәргә әзер. Боларның барысын да зур киләчәк көтә", – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Россия белән Иран арасында төбәкара дәрәҗәдә актив хезмәттәшлек өчен барлык шартлар да тудырылган. "Ике яклы очрашу барышында күп кенә мәсьәләләрне хәл иттек. Аерым алганда, Татарстан җирлегендә Россия-Иран хөкүмәтара комиссиянең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек утырышын уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштык ", – дип аңлатты ул.

Шулай ук бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Хөрәсән-Резави провинциясе Сәүдә палатасы һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Документка ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев һәм Хөрәсән-Резави провинциясе Сәүдә палатасы җитәкчесенең беренче урынбасары Хөсәен Мәхмуди Хөрәсән кул куйды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр