ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мәшһәд шәһәрендә имам Реза мавзолеенда булды

20 апрель 2017, 19:28 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Мәшһәд шәһәрендә имам Реза мавзолеенда булды Шулай ук Татарстан Президенты «Астан Кудс Резави» фонды рәисе Сәид Ибраһим Рәиси белән очрашты.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Иранның Мәшһәд шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында данлыклы туристлык һәм хаҗ кылу үзәге - имам Реза мавзолеенда булды. Бу хакта ил башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мавзолейны караганда, Татарстан Президенты тарихи китапханә белән танышты. Биредә 90 меңгә якын кулдан язлылган китап саклана. Шуларның 20 меңе – кыйммәтле кудан язылган Коръән басмалары, аларның чоры ислам барлыкка килгән беренче гасырларга туры килә. Шулай ук китапханәдә бай тарихи җыентыклар күп, алар арасында татар халкы тарихы чыганаклары да бар.

Шулай ук республика башлыгы әл-Реза (шигыйларның сигезенче имамы) төрбәсен һәм мәчетен карады.

Аннан соң комплекс тирәсендә Татарстан Президенты «Астан Кудс Резави» фонды рәисе Сәид Ибраһим Рәиси белән очрашты.

Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Татарстанда гына 1,5 мең мәчет бар. Аеруча игътибар рухи белем бирүгә юнәлдерегән. Борынгы Болгар тирәсендә Болгар ислам академиясен төзү эшләре бара. Әлеге кабатланмас проект Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән башкарыла.

«Әлеге эре комплекс эшчәнлеге исламның традицион юнәлешләрен ныгытуга юнәлдереләчәк. Без Иранның дин эшлеклеләре белән хезмәттәшлек итәргә өметләнәбез», – дип белдерде Татарстан лидеры.

Татарстан Президенты фонд рәисенә кыскача гына республиканың икътисад, сәнәгать һәм инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләде. Аеруча нефть табу, эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләренә басым ясады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10