ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү татарлары Штабындагы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала
Казанда милләтара шахмат турниры узды
Казан хоккейчылары Электростальдә клубташларын 3:2 исәбе белән җиңде
Кушлавыч ник бездән ерак? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Казанның меңнән артык укучысы милли уеннар белән танышачак

Җәмгыять

Истанбул үзәгендә лалә чәчәкләреннән ясалган зур "келәм" барлыкка килгән

20 апрель 2017, 19:57 , Фото: aa.com.tr

Истанбул үзәгендә лалә чәчәкләреннән ясалган зур 1453 квадрат метр мәйданлы “келәм” өчен 564 мең лалә чәчәге кирәк булган.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Истанбулдагы лаләләр фестивале кунаклар һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең игътибарын тартып торуны дәвам иттерә. Әлеге вакыйга мәдәният өлкәсендә традициягә әверелгән һәм ел саен яз көне үткәрелә. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында 22 апрельдә Солтанәхмәт тарихи мәйданына килүчеләр лаләләрдән ясалган чын “келәм” күрә алачак.

Әлеге “келәм” Истанбулда өченче тапкыр ясала. Быел фестивальне оештыручылар аны Истанбул яулап алынуның 564 еллыгына багышлый. 1453 квадрат метр мәйданлы “келәм” өчен 564 мең лалә чәчәге кирәк булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10