ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Мәдәният

“Алтын битлек” лауреаты Сергей Потапов Минзәлә театрында спектакль куячак

20 апрель 2017, 18:58 , Фото: Р.Назмиев

“Алтын битлек” лауреаты Сергей Потапов Минзәлә театрында спектакль куячак Спектакль Татарстанның Кече шәһәр театрларына бирелә торган федераль акчалар хисабына куела.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” Милли театр премиясе лауреаты, Саха режиссеры Сергей Потапов Минзәлә Татар дәүләт театрында спектакль куячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Дамир Сәмирханов хәбәр итте.

“Ул - бүгенге көндә иң көчле режиссерларның берсе. Аны Балтыйк буе республикаларында даһи режиссер дип таныйлар. Киләсе сезонда ул, Минзәләгә килеп, эшен башлап җибәрәчәк”, - диде Дамир.

Сергей Потапов Минзәлә театрында Азәрбайҗан шагыйре һәм драматургы Гусейн Җәвиднең моннан бер гасыр чамасы элек язылган “Иблис” пьесасын куярга тәкъдим иткән.

Спектакль Татарстанның Кече шәһәр театрларына бирелә торган федераль акчалар хисабына куела.

Исегезгә төшерәбез, быел Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестиваленә кунак булып Эстониянең “R.A.A.A.M” театры Сергей Потапов куйган “Оборотень” спектаклен алып килә.

Мәгълүмат өчен. 2015 елда Ойунский исемендәге Саха дәүләт театры "Нәүрүз" фестиваленә Сергей Потапов куелышында У.Шекспирның "Тит Андроник" спектаклен алып килгән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр