(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Краснодар һәм Санкт-Петербургта FIFA 2017 Конфедерация Кубогына җанатарлар паспорты бирә торган ике өстәмә үзәк ачылды. Бу хакта Россиянең Элемтә министрлыгы хәбәр итә.
Өстәмә үзәкләр Конфедерация Кубогында катнаша торган төп дүрт шәһәр – Мәскәү, Казан, Сочи һәм Санкт-Петербургта булган үзәкләр кебек эшләячәк.
Җанатарлар паспортын 15 минут эчендә рәсмиләштерергә һәм тиз генә алырга да мөмкин.
Җанатарлар паспорты булу Fan-ID - Конфедерация Кубогы матчына керү өчен төп шарт булып тора һәм керү билеты белән бергә күрсәтелә. Моннан тыш Fan-ID картасы чит ил кешеләренә матчларны карау өчен Россиягә виза рәсмиләштермичә генә керергә мөмкинлек бирә.