ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Икътисад

Россиядәге "соры" хезмәт хакының күләме елына 10 триллион сумнан артып китә

20 апрель 2017, 16:48

Финанс министры Антон Силуанов фикеренчә, күләгә секторын кыскарту – салым җыюны күтәрүдә зур резерв.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Илдар Әюпов). Финанс министрлыгы Россиядә "соры" хезмәт хакы күләмен елына 10 триллион сумнан артык дип бәяли. Бу хакта министрлык башлыгы Антон Силуанов хәбәр итә, дип яза РИА "Новости".

"Соры" хезмәт хакы фондының күләме 10 триллион сумнан артык. Бу тирән структур диспропорция нәтиҗәсе, шул исәптән "ак" һәм "соры" икътисад арасындагы салым йөкләнеше арасында да", – диде ул, финанс министрлыгы коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда.

Министр фикеренчә, икътисади стимуллар ярдәмендә моннан чыгу юлын эзләргә кирәк. Ягъни салым күләменең структурасын, хезмәткә булган туры салым ставкасын киметеп, өстәмәләрен артыру рәвешендә. Шулай ук икътисадны күләгәдән чыгаруның башка механизмнарын да кулланырга кирәк. Соңгылары үз эченә исәп-хисапны кәгазь акчадан башка оештыру, салым түләүчеләр ясаган операцияләрне күзәтүне арттыру һәм башка ысулларны ала.

"Күләгә секторын кыскарту – салым җыюны күтәрүдә зур резерв.", – дип тәмамлады сүзен Силуанов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10