ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Драматург, язучы Рәдиф Сәгъдигә 60 яшьлек юбилеенда «Аль-Фахр» орденын тапшырдылар
Татар сайты уңышка ирешсен өчен, аны ясаучы татар интернетын яратырга тиеш - Р.Гатауллин
Татар теле укытучысы Фәния Гаязова: Рус балаларына татар телен өйрәтергә әле соң түгел
“Белем җәүһәрләре-2017” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле - исемлек
Мәскәүдә косметология клиникасында процедурадан соң пациент вафат булган

Җәмгыять

9 майда бөтен дөнья буенча “Үлемсез полк” парадлары узачак

20 апрель 2017, 17:29

9 майда бөтен дөнья буенча “Үлемсез полк” парадлары узачак Әлеге чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен татыган туганнарының фотосурәтләрен күтәреп баралар.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). РФ Президенты Владимир Путин 9 май көнендә, узган еллардагы кебек үк, бөтен дөнья буенча бик күп кешеләрнең бабаларыбыз истәлегенә “Үлемсез полк” та катнашачагына ышанычын белдерде. Бу турыда РИА "Новости" яза.

"9 майга кадәр өч атнадан азрак вакыт калып бара. Ышанам ки, Россия, шулай ук чит ил шәһәрләре урамына янә бик күп кешеләр чыгып, “Үлемсез полк” сафларына кушылыр", - дигән президент.

“Бер ел элек бу тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч акция 50 илне иңләгән иде", — дип белдерә Путин илнең "Җиңү” оештыру комитеты утырышында.

Искәртеп үтәбез, “Үлемсез полк” акциясе Җиңү көнендә үткәрелә. Анда катнашучылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен күтәреп, урам буйлап үтәләр. Беренче мәртәбә "Үлемсез полк" чарасы Томск шәһәрендә уза. 2015 елда "Үлемсез полк" парадында бөтен Россия буенча якынча 12 млн. кеше катнашкан. Шуннан соң "Россия Үлемсез полкы" гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте булдырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр