ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Камил Сәмигуллин: Татарстан мөселманнары Ураза бәйрәмен шатланып каршы алалар
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иртәгә "Кол Шәриф" мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрттә укылачак
Йөзләгән мең палестиналы әл-Акъса мәчетенә эләгә алмаган
Уфада бүген "Чалма чәчәк көне" уздырылды

Дин

А.Хәбетдинов: Тәлгат хәзрәт, Рус православ чиркәве формасын алып, үзен кече патриарх ясады

20 апрель 2017, 17:07

А.Хәбетдинов: Тәлгат хәзрәт, Рус православ чиркәве формасын алып, үзен кече патриарх ясады Тарихчы Россиядә Диния нәзарәтләре үсешенә бәйле лекция укыды.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1990 елларда Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең мөхтәсибәтләр төзүе төбәкләрдәге җитәкчеләр тарафыннан уңай кабул ителмәде, диде Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында Көнчыгышны, Африканы һәм исламны өйрәнү кафедрасы профессоры Айдар Хәбетдинов. Аның чыгышы “Россия күләмендә исламның ничә үзәге бар? Россия Диния нәзарәтләре: үзәкләштерелгән дини оешмаларның заманча үсеше” темасына багышланган иде.

“Тәлгат хәзрәт Таҗетдин мөхтәсибәтләр системасын булдырды. Аның бу гамәле төбәкләрдәге җитәкчеләргә бик ошамады. Безнең республикада мөхтәсибәт Яшел Үзәндә, Яр Чаллыда булдырылды. Аның икенче хатасы исә үзен гомерлек дип билгеләвендә. Әгәр дә без хокукый дәүләт төзибез икән, ул чагында сайлаулар берничә ел гына булса да үткәрелергә тиеш. Тәлгать хәзрәт исә Рус православ чиркәве формасын алып, үзен кече патриарх ясады. Шул рәвешле ул үзенең “югары” мөфтиятен төзеде”, - диде Айдар Хәбетдинов.

Мәгълүм булганча, Тәлгат хәзрәт Таҗетдинов Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе вазифасын башкара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр