ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Казан хәбәрләре

Казан тормыш өчен иң уңайлы Россия шәһәрләре өчлегенә кергән

20 апрель 2017, 16:24

Казан тормыш өчен иң уңайлы Россия шәһәрләре өчлегенә кергән Рейтингның иң ахырында Себер һәм Ерак Көнчыгышның кайбер шәһәрләре урнашкан.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург һәм Түбән Новгород тормыш өчен иң уңайлы Россия шәһәрләре дип табылган. Бу мәгълүмат Россия фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсендә әзерләнгән докладтан алынган. Аның авторлары - Александр Соколов һәм Оксана Руднева, дип хәбәр итә " Би-би-си"ның рус хезмәте.

Галимнәр Россия шәһәрләре рейтингын яшәү өчен уңайлылык дәрәҗәсе буенча төзегән. Ул 25 төрле күрсәткечкә нигезләнгән. Анда шәһәрдә метро булу, уңайлы авиаэлемтә, шулай ук югары уку йортлары һәм театрлар саны да кергән.

Рейтингның иң азагында Новокузнецк, Томск, Владивосток, Барнаул һәм Хабаровск урнашкан. Әлеге Россия шәһәрләре, тикшеренүчеләр фикеренчә, тормыш өчен бик үк уңайлы түгел. Мәскәү икенче һәм өченче урыннарны яулаган Санкт-Петербург һәм Казанны зур аерма белән узган.

Әлеге исемлектә шулай ук Татарстан шәһәрләреннән Яр Чаллы да тәкъдим ителгән. Алар Самара белән 14нче һәм 15нче урынны бүлешә.

Докладтан күренгәнчә, тормыш өчен уңайлы булып саналган шәһәрләр Россиянең Европа өлешендә урнашкан. Галимнәрнең сүзләренә караганда, алар транспорт үтемлелеге ярдәмендә тизрәк үсә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр