ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты
Марат Әхмәтов: Татар көрәше – милләтебезнең җаны ул
Бүген Илһам Вәлиевнең классик концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләче районына килде
Казанда ЮХИДИ Киров районында 13 яшьлек малайны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзли

Хәвеф-хәтәр

Татарстан торак пунктларында электр белән тәэмин итү торгызылган

20 апрель 2017, 16:06

Татарстан торак пунктларында электр белән тәэмин итү торгызылган Авария-төзекләндерү тармагы хезмәткәрләре республиканың 41 торак пунктында электр энергиясе бирүне торгыза алган.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Татарстанның 41 торак пунктында электр белән тәэмин итү торгызылган. Электр белән тәэмин ителеш һава шартлары бозылу сәбәпле беткән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бүген сәгать 14.20 республикасы территориясендә электр белән тәэмин итү төп схема буенча торгызылган.

Исегезгә төшерәбез, иртән "Татар-информ" Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч муниципаль районнары һәм өлешчә Казанда ут бетү турында язган иде.

Шулай ук, элегрәк хәбәр ителгәнчә, бүгенге һава торышы сәбәпле Казандагы трамвай һәм троллейбусларның эшендә тоткарлык килеп чыккан. Ә республика юлларында транспорт һәлакәтләр арткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр