ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Фән һәм мәгариф

Мин белгән бөтен татарлар да киң күңелле һәм кунакчыл — француз Александр Козачевский

20 апрель 2017, 15:56 , Фото: Александр Эшкинин

Мин белгән бөтен татарлар да киң күңелле һәм кунакчыл — француз Александр Козачевский Ул татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиадада Муса Җәлилнең "Бакчачы бабай" шигырен яттан сөйләде.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадасының иҗади туры узды. Анда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500 ләп кеше катнашты.

Иҗади тур катнашучының үзен-үзе жюри әгъзаларына тәкъдим итү, үзенең туган һәм яшәгән җире хакында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. Сәләтләрен җыр һәм шигырь белән дә ачып бирүчеләр бар.

Мисал өчен, Франциядән килгән Александр Казачевский Муса Җәлилнең “Бакчачы бабай” шигырен яттан укыды. Моннан тыш ул “туган тел”не дә белүен әйтте. Франциягә аның әби-бабалары моннан бер гасыр элек Украинадан күчеп киткән. Шуңа да ул үзенең тамырларын, рус әдәбияты һәм мәдәниятен, аңа бәйләп, татарчаны да өйрәнә башлаган.

“Мин татар телен рус теле аша өйрәнә башладым. Моннан 3 ел элек Мәкәүгә рус телен өйрәнергә килдем. Дусларым бер көнне Казанны күрергә барачаклары хакында әйтте һәм аларга ияреп мин дә килдем. Казан бик зур һәм матур шәһәр. Ул миңа бик ошады”, - ди үзен Искәндәр дип таныштырган Александр Козачевский.

Казанга килгән французга татарлар нигә рус телен өйрәнәсең, татарча өйрән, дип “киңәш” бирә һәм Александр Франциядә татар теле нечкәлекләренә төшенә башлый. Бәхетемә, мин укый торган университетта рус һәм татар телләрен факультатив рәвештә укып була, ди ул.

Татар теле укытучысын Александр бик тыныч, киң күңелле, кунакчыл булуы өчен үз итүен дә билгеләп үтте.

“Мин белгән бөтен татарлар да киң күңелле һәм кунакчыл”, - диде Александр Козачевский “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.

Тел буларак татар теле миңа бик кызыклы һәм аны өйрәнү минем өчен уен кебек, ди француз. “Мин кайчан да булса татарлар кебек чип-чиста татарча сөйләшергә телим”, - диде олимпиада катнашучы.

Казанда аңа Казан Кремле ошаган. “Ул сезнең кар кебек чип-чиста, Мәскәүнеке төсле кызыл түгел. Бу бик матур шәһәр. Биредә бер миллион кеше яши. Мәскәү минем өчен бик зур, анда кыенрак. Казан исә авыл шикелле, биредәге зур елгалар диңгез кебек. Мин Казанда күңел белән ял итәм. Татарстан, Казан хакында дусларыма сөйләгәндә, алар барысы да монда килергә теләк белдерә. Казанда булган барлык французлар да аны Россиянең “алтын” шәһәре дип атый”, - ди Александр Козачевский.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр