ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Чаллыда Кама елгасыннан суга баткан хатын-кыз гәүдәсе тапканнар
Рөстәм Миңнеханов: Америка компанияләре белән элемтәләрне үстерүгә зур мөмкинлекләр бар
Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык булу ихтималы турында кисәтә
Татарстанга 2017 ел ахырына кадәр барлыгы 3 миллион турист килүе фаразлана
Татарстан Президенты Хьюстонга эшлекле сәфәр кыла

Җәмгыять

Кайбычның 90 еллыгын билгеләп үттеләр

20 апрель 2017, 15:15

Кайбычның 90 еллыгын билгеләп үттеләр Тәбрикләү сүзеннән соң Альберт Рәхмәтуллин район үсешенә лаеклы өлешен керткән, намус белән тырышып хезмәт куючы кайбычлыларны бүләкләде.

(Кайбыч, 20 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районының 90 еллык туган көнен билгеләп уздылар. Авыл уңганнары иртәдән үк ярминкәдә сәүдә итте, район мәдәният йортында тантаналы кичә булды, дип яза район газетасы.

Мәдәният йорты фойесында безнең җирлектә яшәүче төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүрешен, үткәнен чагылдырган, бүген гөрләп эшләп килүче оешмаларның эшчәнлеген күрсәткән күргәзмә эшләде. Исемнәре Кайбыч тарихыннан аерылгысыз булган өч район башлыгы – хәзерге җитәкчебез Альберт Рәхмәтуллин, беренче булып юл ярган Азат Хәнифәтуллин һәм аннан соң дилбегәне үз кулына алган Җәүдәт Гаффаров, генерал якташыбыз Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты рәисе Валерий Кандилов һәм башка мәртәбәле кунаклар күргәзмә белән танышканнан соң, залга узды. Ә анда алма төшәрлек тә урын юк иде, 350 ләп кунак килгән. Кайбычыбызны туган көне белән котларга мәртәбәле кунаклар, биредә якты дөньяга аваз салып, бүгенге көндә төрле шәһәрләрдә яшәүче якташларыбыз да кайткан иде. Әлеге бәйрәм районның казанышларына, аны булдыруда башлап йөрүчеләргә, иң мөһиме – көндәлек намуслы хезмәте белән Кайбыч үсешенә бәяләп бетергесез өлешен кертүче тырыш халкына багышланды.

Кайбыч яшьләре өздерә! Төрле оешмаларда эшләүче биюче егет-кызларның биюендә, Кайбычыбызның чәчәк атуы, анда бәхетле кешеләр яшәве ачык чагылды. Алып баручылар Рамилә Миңнуллина белән Ленар Баһавиев сүзне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирде.

Узган 90 ел вакыйгаларга бай булды. Иң мөһиме - Кайбыч районының исеме барлыкка килде, җисеме-халкы, территориясе берләшеп, тарихкка кереп калды, - диде ул үткәннәргә күз салып.

- Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Кайбыч районының 100 еллык һәм башка юбилейларын да үткәрергә язсын әле безгә. Тормышыбыз күркәм дәвам итсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, тормышыгызда олы абруй, озын гомер теләп калам.

Тәбрикләү сүзеннән соң Альберт Рәхмәтуллин район үсешенә лаеклы өлешен керткән, намус белән тырышып хезмәт куючы кайбычлыларны бүләкләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр