ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда 11 мең тоннага якын печән әзерләнгән
Тәбрис Яруллин татар әдәбиятына яңа стиль алып килә
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигъри слэм узды
“Әкият” курчак театры табигатьтә су әйләнеше турында фәлсәфи әкият чыгарды
“Татарстан яшьләре”н киләчәккә алып бара торган баш мөхәррир кирәк – Илдар Гыйльметдинов

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр балык тоту чикләнә

20 апрель 2017, 16:28 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр балык тоту чикләнә Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсе башка ведомстволар белән берлектә “Уылдык” операциясен үткәрә.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). 15 апрельдән Татарстанда “Уылдык” операциясе кысаларында промыселларда балык тоту тыела. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсенең күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мөхтәров җиткерде.

Тыюлар 15 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Бары шул вакытта гына балык уылдык чәчүдән туктый.

Шулай ук 25 апрельдән 10 июньгә кадәр республикада үзлектән балык тотучыларга чикләүләр кертелә. Бу вакытта моторлы көймәләрдән файдалану тыела. Балыкны бер кешегә дүрт кармакка гына, яисә ике кармакка ике ыргак белән генә тотарга рөхсәт ителә.

Ведомство вәкиле браконьерлык булган яисә табигатьне саклау законнары бозылган очракта гражданнарга Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында “Халык контроле”нә хәбәр итәргә мөмкин булуын искә төшерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр