ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ярым-ярты гына өйрәнеп, Тукайны сәхнәләштерергә ярамый – Мансур Ярмиев
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балаларга Тукай телен өйрәтү кыен – балалар бакчасы тәрбиячесе
Хәмдүнә Тимергалиева: Җыр - акча эшләү кәсебе түгел
Татар-инглиз гимназиясе директоры ришвәт алуда гаепләнә

Фән һәм мәгариф

Азнакай районы Чалпы авылы китапханәсендә Экология елына багышланган кичә узды

20 апрель 2017, 23:00

Азнакай районы Чалпы авылы китапханәсендә Экология елына багышланган кичә узды Рәсимә Шәйхулова – тынгысыз, ягымлы, кешеләр белән уртак тел таба белә торган, үз эшенә җитди караучы китапханәче.

(Азнакай, 20 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Альбина Вәлиуллова). Азнакай районы Чалпы авылы китапханәсендә Экология елына багышланган кичә узды. «Китапханәләргә йөрүчеләр сирәк, анда гөрләп эш бармый», – дигән сүзләр Чалпы авылы китапханәсе өчен туры килми. Рәсимә Шәйхулова – тынгысыз, ягымлы, кешеләр белән уртак тел таба белә торган, үз эшенә җитди караучы китапханәче. Ул һәрдаим эчтәлекле, тәрбияви төрле чаралар үткәреп тора, дип яза район газетасы.

Анда Казан педогогия институтының биология-география факультетын тәмамлаган, 4 ел СССР фәннәр академиясендә эшләгән, 33 ел Казан педагогия институтының ботаника кафедрасында студентларга белем биргән, бүгенгесе көнне Чалпы авылында яшәүче Гамбәрия Пальм катнашты. Ул дөньяның бик күп нокталарында булып, фәнни-тикшерү эшләре белән шөгыльләнгән. Алар буенча Бөтенсоюз симпозиумында, Орел, Чиләбе һ.б күп кенә шәһәрләрдә үткәрелгән конференцияләрдә, киңәшмәләрдә чыгышлар ясаган, кырыктан артык фәнни китап чыгарган.

Табигатькә җаны-тәне белән гашыйк Гамбәрия Габдулла кызы Азнакайга эшкә кайтканнан соң, экология, география фәннәрен укыта, укучыларның фәнни оешмасын, «Чатыр тау» экологик лагерын җитәкли. Тирә-як мохитне саклау буенча конференцияләр, семинарлар уздыра. Балалар белән бергә Чатыр тауны өйрәнүгә керткән хезмәте зур әһәмияткә лаек. Ул үзенең чыгышында бүгенге көннең экологик проблемаларын яктыртты. Иң таң калдырганы – аның гербарийлары булды. Моннан 30 еллар элек киптерелгән үсемлекләр бик матур килеш сакланганнар. Тормышының төрле елларын чагылдырган бик күп фотосурәтләрне дә укучылар зур кызыксыну белән карадылар.

Балалар туган як табигатенең гүзәллеген һәм аның киләчәгенә борчылу хисләрен чагылдырган иншаларын тәкъдир иттеләр. «Табигатьнең сихри дөньясы» дигән күргәзмәдәге китапларны укырга алып, үзләренең белемнәрен тагын да баетырга уйладылар.

Кичә табышмаклар, төрле кызыклы викторина сораулары белән үрелеп, бик җанлы үтте, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр