ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Мәдәният, Татар дөньясы

Тукайның кимчелекләрен күрсәтү кирәкме? – фикерләр

20 апрель 2017, 15:33 , Фото: Александр Эшкинин

Тукайның кимчелекләрен күрсәтү кирәкме? – фикерләр "ХХI гасыр һәм Тукай” темасына дискуссиядә белгечләр шушы темага фикер алышты.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Фән бар икән, без үзебезнең даһиебызның кайсы күзенә ак төшкәнен белергә тиешбез – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла шул фикердә. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның кимчелекле якларын, җитешсезлекләрен күрсәтү кирәкме-юкмы – кичә бу тема Казан федераль университетының Тataristica үзәге тарафыннан үткәрелгән “ХХI гасыр һәм Тукай” темасына дискуссиядә күтәрелде.

Тукайның кайсы күзенә “ак” төшкән?

“Тукайның кайсы күзенә “ак” төште икән – уңынамы, сулынамы, бу бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган булса кирәк”, - ди Рабит Батулла. Язучы мондый детальләрне белү дә зарур булуын әйтә. “Фән бар икән, без үзебезнең даһиебызның кайсы күзенә ак төшкәнен белергә тиешбез”, - ди ул.

Дискуссия о Тукае

Рабит Батулла фикеренчә, Тукайны изге итеп кенә күрсәтү дөрес түгел. “Тукайны без идеал итеп күрсәтергә тырышабыз, аның кечкенә генә кимчелекләрен дә матбугатка чыгарырга риза түгелбез. Ләкин гайбәтләр дә бар бит Тукай турында, дөресе дә бар. Башка даһилар турында әнә ничек, бөтен ярамаган якларын да ачалар, безнең менталитет шундыймы ул, гел изге итеп күрсәтәбез – Ленин изге, Сталин изге. Вафа Бәхтияров истәлекләрендә Тукайның кызык якларын да яза. Фән булгач, бөтен ягын да тикшерергә кирәктер дип уйлыйм мин”, - ди язучы.

Тукай да кимчелексез кеше түгел

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев “Тукайның бөтен якларын күрсәтергә тиешме без?” дигән теманы дәвам иттерде.

Дискуссия о Тукае

“Мин тарихчы буларак кайбер тарихчыларның хаталарын күрәм: без кайвакыт тарихта бары тик теләгәнне генә күрәбез. Галим Михайлов үз хезмәтендә, Тукайның үлеменнән соң 100 еллыгына кадәр булган күпчелек язмаларны барлап чыккан һәм кызыклы нәтиҗәгә килгән: күп очракта Тукайдан бары тик инструмент итеп файдаланганнар. Аннан интернационалист та, патриот та, милләтче дә, атеист та ясаганнар. Тукайның иҗаты икенче планга, шәхесе өченче планга калган. Тарихта бөтен якларны аңларга, бөтен нечкәлекләрне аек акыл белән күрсәтергә кирәк. Тукай бөек, чөнки ул бөек дип кенә булмый. Тукай да кимчелексез кеше түгел. Тукайның бөтен мохитен аңларга тиешбез. Аның яшәгән шартларын, чордашларын да белергә кирәк. Шул вакытта гына чын Тукайны күрә алабыз дип уйлыйм. Аның бөтен ягын да күрсәтергә кирәк, тик кемгә һәм ничек икәнен уйлау зарур һәм күпертергә ярамый”, - дип ассызыклады Искәндәр Гыйләҗев һәм сенсация артыннан куарга ярамый, дип белдерде. Ул балаларга шагыйрьнең кимчелекләрен күсәтү кирәкми, дигән фикер яклы.

Язучы Илфак Ибраһимов аның белән килешеп, ниндидер кимчелекләрне язганда, акыл белән килергә, фактларга таянырга кирәклеген әйтте.

Укучыларга Тукайның начар якларын күрсәтергә кирәкми

Казанның 20 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Фәхретдинова укучыларга Тукайның начар якларын күрсәтергә кирәкми, дигән фикердә. “Автобиографик повестен сөйләгәндә дә, бала аны йөрәге аша үткәрә, сөйләгәндә күзләренә яшь тула. Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмны рус балалары да йотлыгып карый”, - диде.

Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов та, Тукай да хатадан хали түгел, дигән фикер белән килешә, әмма аның шәхесен тулысы белән чыгарып салу кирәк түгелдер, дип саный. “Әдәп-әхлак нормаларын саклап, шәхесне рәнҗетмичә бирергә кирәк. Барысын да селкеп салырга ярамый”, - ди ул.

 

Тукайдан бренд ясасак, шәп булыр иде!

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин әйтүенчә, Тукайны “изгеләштерү” халыкта кызыксынуны бетерә. “Тукай диварга “тәре” булып менеп утырырга тиеш түгел, юкса, халыктан ерагая. Шәп диләр, шәплеген беркем аңламый. Кеше турында нечкәлекләрне сөйләү гади халыкта кызыксындыру чарасы буларак кулланылырга мөмкин”, - ди ул.

Дискуссия о Тукае

Рузәл Мөхәммәтшин Тукай бренды кирәк дигән фикердә. “Тукайдан бренд ясаудан кимчелек күрмим, шәп булыр иде. Зур кибетләрдә йөргәндә мин “Крестовниковлар сабыны”н күрәм. Тукай сабыны яки дәфтәрләре, я кәнфитләре булса, яхшы булыр иде. Тукай төшерелгән футболка булса да, киеп утырыр идем”, - диде. Шагыйрь Тукайның кимчелекле яклары турында фикерен белдереп: “Аның әсәрләре, иҗаты бар, нинди генә мәгълүматлар булса да, шәхсән минем өчен аның дәрәҗәсе төшми. Без капчыкта ятмый, кимчелекләрне күрсәтергә кирәк. Есенинны бит сериалларда да күрсәтәләр. Аңа карап, “Ак каен” шигырен укудан туктамыйлар”, - диде.

Дискуссия о Тукае

Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Тукайны төрле яктан өйрәнү безне Тукайга якынайта, дип саный. Рафаэль Мөхәмметдинов Тукайның актив, кыю кеше булганын, фикерләренең уңаен да, тискәресен дә җиткерергә курыкмаганын билгеләп үтте. “Кимчелекләрен күрсәтергәме-юкмы дигәндә, әлбәттә, кирәк. Мәктәп программасына кертергә кирәкми, ләкин фәндә ул билгеле булырга тиеш”, - диде. Шәхсән үзе, катнаш никахларга каршы торганда, Тукайның руслар белән кочаклашып яшәүләре турында язуын аңламавын белдерде.

Тукайның кимчелеген күрсәтмәсәк, тулыканлы шәхес булмаячак.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев тә бу мәсьәлә буенча җөпләп үз фикерен җиткерде.

Дискуссия о Тукае

“Әгәр Тукайның кимчелеген күрсәтмибез икән, ул тулыканлы шәхес түгел инде. Югыйсә, без аны беркайчан аңлый алмаячакбыз. Безгә укыганда бер профессор Вересаевның Пушкин турында китабын укырга кушкан иде. Шуны укыгач кына, Пушкинны үзем өчен өр-яңадан ачтым. Анда ниләр генә юк Пушкин турында. Шуңа күрә, тулысынча аңлар өчен, тискәресен дә, уңаен да белү кирәк. Билгеле, балаларга күрсәтү кирәкми. Балаларга манный, кәнфит ашатабыз, үсә-үсә тозлысын да, борычлысын да бирәбез. Шуның кебек, моңа кадәр Тукайның бер күзенә “ак” төшкән дигән кимчелеген генә белә идек”, - диде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр