ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте
Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Балаларны татарчага өйрәтә торган "Tatar baby" сайты һәм паблигы яңартылачак
Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган
Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

Җәмгыять

Бозлы яңгыр Казан таксистларын бәяләрне күтәрергә мәҗбүр иткән

20 апрель 2017, 14:31

Бозлы яңгыр Казан таксистларын бәяләрне күтәрергә мәҗбүр иткән Һава шартлары начар булу сәбәпле, шәһәр халкы таксида ике хакка барган.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Динара Сираҗиева). Һава торышының бозылуы Казан таксиларында бәяләрнең артуына китергән. Шәһәр халкы моңа социаль челтәрләрдә зарлана башлаган, дип җиткерә РБК-Татарстан. Мәсәлән, Uber да элек маршрут 200 сумга бәяләнгән булса, бүген шул ук юл өчен 500 сумнан артык түлисе булган.

“Максим” такси сервисының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Павел Стенников аңлатуынча, 20 апрельдә иртәнге сәгать 6дан тариф чынлап та, һава шартлары начар булуга бәйле рәвештә арткан. Сәгать 10га минималь бәя бер ярымга арттырылып, 150 сум булган.

«Бәяләр үзгәрү — такси нормаль эшләсен өчен кирәкле чара. Казанда күпчелек инде тәгәрмәчләрен җәйге резинага алыштырды, шуңа күбесе бозлавык дип, шәхси машиналарында чыгудан баш тартты, ихтыяҗ 4 тапкырга артты “, — дип аңлатты такси хезмәте вәкиле.

Вазгыятьне Яндекс. Такси хезмәте дә шәрехләде: “Бүген Казанда бозлы яңгыр булды. Без оператив рәвештә машина йөртүчеләребезне һәм партнерларыбызны кешеләрне эшкә илтү өчен линиядә җитәрлек машиналар булсын, дип кисәттек. Яндекс. Таксида билгеләнгән тариф, без бәяләрне күтәрмәдек. Әмма безнең ихтыяҗдан чыгып, бәяләрне автомат рәвештә билгеләүче система бар. Шунлыктан бәяләр бераз артык булгандыр”.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр