ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Чаллыда Кама елгасыннан суга баткан хатын-кыз гәүдәсе тапканнар
Рөстәм Миңнеханов: Америка компанияләре белән элемтәләрне үстерүгә зур мөмкинлекләр бар
Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык булу ихтималы турында кисәтә
Татарстанга 2017 ел ахырына кадәр барлыгы 3 миллион турист килүе фаразлана
Татарстан Президенты Хьюстонга эшлекле сәфәр кыла

Фән һәм мәгариф

Татар теле грамматикасы япон теленекенә бик охшаш — Накамура Мидзуки

20 апрель 2017, 14:14 , Фото: Александр Эшкинин

Татар теле грамматикасы япон теленекенә бик охшаш — Накамура Мидзуки Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада япон кызы “Мин сине шундый сагындым”ны башкарып, жюрины шаккатырды.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә уза торган Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадада 13 чит илдән вәкилләр катнаша. Шуларның берсе — Япониядән килгән Накамура Мидзуки.

Бүген олимпиаданың иҗади өлеше үтте һәм анда катнашучылар үзләре, яши торган илләре, алардагы татарлар тормышы хакында бәян итте. Татарча җырлар, шигырьләр сөйләүчеләр дә булды.

Мисал өчен, Накамура Мидзуки үзе хакныда сөйләгәннән соң, “Мин сине шундый сагындым” (Луиза Батыр-Болгари көе Фирая Зыятдинова сүзләре —Л.Л.) җырын башкарды.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, Накамура Мидзуки җырларны, шул исәптән татар телен дә, интернет ярдәмендә өйрәнә.

“Мин татар теле белән бик кызыксынам. 20 яшькә кадәр мин ул телне бөтенләй белми идем. Әбием татар булганлыктан, миндә бу телгә кызыксыну уянды. Мин бер ел Ташкентта укыдым һәм анда бик күп татарлар белән таныштым. Әмма алар бер сүз дә татарча белми. Миндә дә бит татар каны бар, әбием татар, мин татарча белергә тиеш, дидем һәм бу телне өйрәнә башладым”, - ди Накамура Мидзуки.

Телне ул “Ана теле” программасы ярдәмендә өйрәнә. Шулай ук рус теле аша да татарча өйрәнүен билгеләп үтте Япониядә яшәүче милләттәшебез.

“Татар теле грамматикасы япон теленекенә бик охшаш”, - ди Накамура Мидзуки.

Ул Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада быел өченче тапкыр катнаша. Биредә мин үземә бик күп дуслар таптым һәм олимпиада безнең өчен аралашу, күрешү урыны , ди. Татарча сөйләшү аңа кыен булса да, Накамура Мидзуки бик тырышып татарча аралаша.

Шунысы да игътибарга лаек, Накамура Мидзуки Япониядә татар теле курслары оештырган. Татар теле белән кызыксынучы японнар да бар, ди ул.
Җырларга килгәндә, кыз “Казан егетләре” һәм Гүзәл Уразованы яратып тыңлавын белдерде.

Казанга укырга килергә теләгегез юкмы дигән сорауга ул: “Әгәр дә матди мөмкинлекләр булса, стипендия бирелсә, мин бик теләп киләчәкмен һәм татар теле, татар мәдәниятен өйрәнәчәкмен”, - дип җавап кайтарды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр