ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Авыл

Зәйдә арпа чәчүгә керештеләр

20 апрель 2017, 22:00

Зәйдә арпа чәчүгә керештеләр Зәй районы басу-кырларында уҗым культураларын тукландыру эше дә дәвам итә.

(Зәй, 20 апрель,“Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). “Зәй” агрофирмасының “Шепкә” бүлекчәсендә 300 гектар мәйдан биләгән басуга элиталы “Рушан” сортлы арпа чәчүгә керештеләр. Узган ел әлеге басуда чөгендер игелгән булган. Татлы тамыр уңышы гектарыннан 600 центнер тәшкил иткән. Биредә арпа чәчү белән 4 агрегат мәшгуль, дип яза район газетасы.

Чәчүчеләргә фатиханы район башлыгы Разиф Кәримов, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, агрофирма җитәкчеләре бирде. Элек-электән аксакаллар басу-кырларга чыгып, Аллаһыдан хәерле язлар, хәерле җәйләр сораганнар, Коръән укып, орлыкны җир куенына салганнар. Шунысы игътибарга лаек, соңгы ике елда районда әлеге матур йола-гадәт яңартыла. Беренче орлыклар район мөхтәсибәтенең аксакаллар шурасы рәисе Сәгыйт хәзрәт Камаловның Коръән аятләре белән җир куенына салынды. Матур язлар, җәйләр булып, вакытында җиле исеп, вакытында яңгыры явып, район басу-кырларыннан мул, бәрәкәтле уңыш җыеп алырга язсын.

Район басу-кырларына агымдагы язда барлыгы -14, «Зәй» агрофирмасында исә 3 мең гектарга якын арпа чәчеләчәк. Узган ел арпа уңышы елына күрә яхшы булды. Агымдагы елда да шул күрсәткечләрне кабатларга язсын.

Зәй районы басу-кырларында уҗым культураларын тукландыру эше дә дәвам итә. Кичә “Туман” тукландыру агрегатларына очкычлар да өстәлде. Шул рәвешле район буенча язгы тукландыру эше 30 проценттан артык башкарылды инде. Тырмалау, җир әзерләү эшләре дә актив алып барыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр