ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Спорт

«Рубин» футболчылары билет чыгымнарын үзләре күтәрергә булган

20 апрель 2017, 12:31

«Рубин» футболчылары билет чыгымнарын үзләре күтәрергә булган Команданың берничә уенчысы бүген шундый рәсми белдерү белән чыкты.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген «Рубин» футбол командасы Казанның Соцгородтагы үзенең базасында ачык күнегүләр уздырырга тиеш иде. Һава торышы бозылу сәбәпле күнегүләр булмый калды. Буран аркасында күнегүләр кырын кардан арындыра алмадылар, футболчылар тренажер залында шөгыльләнде.
 
Исегезгә төшерәбез, 23 апрельдә «Рубин» Самарада «Крылья Советов» командасы белән очраша.
 
Күнегүләр алдыннан Казан командасының дүрт футболчысы – капкачы Сергей Рыжиков, ярымсакчылар – Алекс Сонг белән Гекдениз Карадениз һәм сакчы Серхио Санчес каләм әһелләренә рәсми белдерү белән чыкты. Алар Казанда узачак чираттагы уенның бушлай булачагын җиткерде. Стадионга килгән тамашачылар өчен билет чыгымнарын футболчылар үзләре күтәрергә булган. Шул рәвешле алар команданың соңгы вакыттагы начар уены өчен гафу үтенергә җыена.
 
«Команданың нәтиҗәләре үзебезне дә шок хәлендә калдырды. Шуңа да, «Терек»ка каршы уенга тамашачыларны көтеп калабыз. Клубның туган көнен бергәләп бәйрәм итәрбез», – диде капкачы Сергей Рыжиков тамашачыларны уенга чакырып.
 
«Казан Арена»дагы чираттагы уен 26 апрельдә «Терек» командасына каршы булачак. Башлану вакыты – 19:30 сәгатьтә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10