ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Татар дөньясы

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе бәйрәменә Россия төбәкләреннән яшьләр киләчәк

20 апрель 2017, 12:15

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе бәйрәменә Россия төбәкләреннән  яшьләр киләчәк

26 апрельдә акциянең гала-концерты Казанның Бауман урамында узачак.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты  26 нчы апрельдә - Габдулла Тукай туган көнне узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, ә яшь архитекторларның арт-объектларын тәкъдим итү, төрле конкурслар, буклетлар һәм акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар оештырылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте җитәкчесе Гүзәлия Гыйниятуллина.

«Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә, ди Гүзәлия Гыйниятуллина. - Бу алым оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, элекке елларда «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып кала. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен дә файдаланып эш итә башлыйлар».

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында 26 апрель Бауман урамында яшь архитекторларның “Ә” арт-объекты тәкъдим ителәчәк. Бер ай алдан яшь архитекторлар арасында “Ә” арт-объектын җитештерү буенча конкурс игълан ителде. 2016 елны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан студентлар беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе ясаган. 2017нче елда «Ә» арт-объекты эскизларын эшләү архитектура факультеты өчен гамәли дәресләр кысаларында үтте. “Qullar” студиясе әлеге конкурста җиңүченең “Ә” арт-объектны җитештерәчәк, ди проект авторлары.

Бауман урамында 26 апрель көнне узачак гала-концертка Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар - Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Мари-Эл һәм Удмуртия республикасыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә. Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм!" концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.

Акциянең музыкаль бизәлеше - лейбл Yummy Musicтан. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зарина Вилданова һәм CheekLaWeek, Juna, Илүсә Хуҗина һәм Altan һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән  Әдилә Заһидуллина, Рамилә Галәүтдинова һәм Радик Мусин да чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшереп узабыз, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең оештыручылары - Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан  мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән - Бөтендөнья татар яшьләре форумы.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр