ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда 11 мең тоннага якын печән әзерләнгән
Тәбрис Яруллин татар әдәбиятына яңа стиль алып килә
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигъри слэм узды
“Әкият” курчак театры табигатьтә су әйләнеше турында фәлсәфи әкият чыгарды
“Татарстан яшьләре”н киләчәккә алып бара торган баш мөхәррир кирәк – Илдар Гыйльметдинов

Рәсми Татарстан

Татарстан Премьер-министры KITZ Япония компаниясе башлыгы белән очрашты

20 апрель 2017, 12:01 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Премьер-министры KITZ Япония компаниясе башлыгы белән очрашты Алексей Песошин, Япония делегациясенең визиты уңышлы хезмәттәшлекне дәвам итүдә яңа импульс бирер дип, ышанычын белдерде.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Хөкүмәте йортында KITZ Япония компаниясе башлыгы Ясуюки Хотта белән очрашты.

Алексей Песошин очрашуда Япония делегациясенең хәзерге визиты республикага компания белән уңышлы хезмәттәшлекне дәвам итүдә яңа импульс бирер дип, ышанычын белдерде. “Япониядәге коллегаларыбыз һәм партнерларыбызның Татарстан Республикасында ешрак була башлавы безнең өчен күңелле”, – дип китерә Татарстан Премьер-министры сүзләрен Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Премьеры шулай ук узган ел Татарстан һәм Япония хакимияте һәм эшлекле даирәләре белән берлектә уздырылган чараларны искә төшерде. Моннан тыш ул кыскача гына Татарстана игътисады һәм аеруча перспективалы тармаклар турында сөйләде, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү күзлегеннән республиканың уңышлы булуын искәртеп үтте.

Ясуюки Хотта җавап йөзеннән үзенең Россиягә һәм аның төбәкләренә беренче визиты булуын һәм күргәннәргә соклануын белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр