ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Фән һәм мәгариф

Гөлия Мусина: Олимпиадага чит илләрдән килүчеләрдә татарлык белән горурлану көчле

20 апрель 2017, 13:46

Гөлия Мусина: Олимпиадага чит илләрдән килүчеләрдә татарлык белән горурлану көчле Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада бара.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада бара. Аның рәсми ачылышы 18 апрельдә узды. Кичә катнашучылар теоретик яктан белемнәрен күрсәтте. Бүген исә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә иҗади тур уза.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, олимпиадада Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән барлыгы 500 ләп кеше катнаша.

Алдагы еллар белән чагыштырганда, олимпиадада чит илләрдән катнашучылар саны арткан. Моны оештыручыларның берсе, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина да билгеләп үтте.

“Узган елларда унлап чит илдән килгән булсалар, быел аларның саны - 13. Катнашучылар саны - 27. Бүген иҗади конкурс бара. Катнашучылар үзләре яшәгән ил хакында, андагы татарлар турында сөйли, аларның тормышы белән таныштыра. Жюри катнашучыларның телне белүен, сөйләм дәрәҗәсен, гаиләдә ничек аралашуына игтибар итә”, - ди Гөлия Мусина.

Аның сүзләренчә, чит илләрдән килүчеләрнең сөйләме күпкә аерыла.

“Әмма аларның телне яратулары, татар булуы белән горурлануы ярылып ята. Чит ил вәкилләре безгә күбрәк горурлык хисләре белән килә. Бу, билгеле инде, гаиләдән, әти-әниләр тәрбиясеннән тора”, - ди оештыручы.

Гөлия Мусина сүзләренчә, иҗади бәйгедә катнашучылар күбрәк шигырь сөйли яисә җырлый. Әмма җыр-бию, шигырьне берләштереп, композицияләр тәкъдим итүчеләр дә була, диде министрлык вәкиле.

Шунысы игтибарны җәлеп итә - иҗади өлештә катнашучыларның барысы да диярлек татар милли киемнәреннән килгән. Хәтта француз егетләре дә милли чигүле түбәтәйләрдән чыгыш ясады.

Яшь булгангамы, катнашучылар ретро җырлардан тыш, заманча җырлар да башкара. Әмма шигърияттә татар әдәбияты классиклары өстенлек итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр