ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда 11 мең тоннага якын печән әзерләнгән
Тәбрис Яруллин татар әдәбиятына яңа стиль алып килә
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигъри слэм узды
“Әкият” курчак театры табигатьтә су әйләнеше турында фәлсәфи әкият чыгарды
“Татарстан яшьләре”н киләчәккә алып бара торган баш мөхәррир кирәк – Илдар Гыйльметдинов

Фән һәм мәгариф

Олимпиадада Татарстан һәм татар тарихыннан сораулар авыр иде – Оренбург вәкиле

20 апрель 2017, 13:27 , Фото: Александр Эшкинин

Олимпиадада Татарстан һәм татар тарихыннан сораулар авыр иде – Оренбург вәкиле Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада Алинә Нигъмәтуллина икенче тапкыр катнаша.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада бара. Ул 18 апрельдә рәсми рәвештә ачылды, кичә катнашучылар олимпиаданың теоретик сорауларына җавап бирде. Бүген исә алар үз-үзләрен тәкъдим итә, ягъни иҗади тур уздырыла.

Быелгы олимпиадада Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән катнашучылар җыелган. Аларның гомуми саны 500гә җиткән.

Оренбург өлкәсеннән килгән Алинә Нигъмәтҗанова чарада икенче тапкыр катнаша. Узган ел ул төбәктә генә белемен сынаса, быел халыкара олимпиадага чакырылган.

“Олимпиаданың Татарстан һәм татар тарихы өлешенә кагылышлы өлеше авыр булды. Без татар тарихын мәктәптә өйрәнмәгәч, кыенрак бирелә. Калган эшләр исә ярыйсы, белем булса — җиңәрлек”, – диде Алинә Нигмәтуллина.

Сүз уңаеннан, Татарстан һәм татар тарихына кагылган сорауларны олимпиада оештыручылары әле быел гына биремнәр исемлегенә кертте.

“Олимпиада катнашу миңа алга таба да белем эстәргә, татар телен тирәнтенрәк өйрәнергә этәргеч бирә. Икенче турга узу ул теләкне тагын да арттырды”, – ди катнашучы.

Оренбургның Әсәкәй районыннан килгән катнашучы сүзләренчә, татар теле һәм әдәбиятын алар атнага берәр сәгать кенә укый. Әмма гаиләләрендә барысы да татарча сөйләшә.

“Безнең мәктәптә бөек шагыйрьләрнең туган көннәре һәрвакыт уздырыла. Мәктәптә исә русча да, татарча да аралашабыз”, – диде Алинә Нигъмәтуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Ул шулай ук татар телен киләчәктә дә өйрәнәчәген, әмма әлегә кайсы һөнәрне сайларга белмәвен дә билгеләп үтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр