ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Россия Рәссамнар берлеге Суриков институтының Казандагы филиалы эшен яңартуны сорый
Балтачта Яңа ел бизәлешендә актив катнашучыларны бүләкләделәр
Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар
Путинның Казандагы штабы “Идея” технопаркында булачак
Россия мәгариф министры Пермьгә пычак белән балалар сугышкан урынга китте

Икътисад

Роспотребнадзор азык-төлек җитештерүчеләр һәм сатучыларны 164 миллион сум штрафка тарткан

20 апрель 2017, 10:14

Роспотребнадзор азык-төлек җитештерүчеләр һәм сатучыларны 164 миллион сум штрафка тарткан 2017 елның беренче өч аенда административ хокук бозулар буенча 13 мең беркетмә төзелгән.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) 2017 елның беренче кварталында азык-төлек җитештерүчеләрне һәм сатучыларны, шулай ук гомуми туклану нокталарын оештыручыларны төрле кимчелекләр өчен 164 миллион сум штрафка тарткан. 2017 елның беренче өч аенда административ хокук бозулар буенча 13 мең беркетмә төзелгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзор хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы.

Иң күп микробиологик күрсәткечләр туры килмәгән продуктлар булып балык (тикшерелгәннең 6,1 проценты), кош ите (4,5 процент) һәм сөт ризыклары (4,1процент) булган. Фальсификацияләнгән продуктлар өлеше беренче кварталда 4,6 процентны тәшкил иткән. Биредә сөт (7,5 процент) һәм читтән кергән балык (6,5 процент) продукциясе өстенлек алган. Тулаем алганда, ачыкланган кимчелекләр узган ел дәрәҗәсендә калган, дип хәбәр ителә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр