ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 41 торак пункт утсыз калды

20 апрель 2017, 09:18

Татарстанда 41 торак пункт утсыз калды Республикада 10 меңнән артык кешенең электр энергиясеннән мәхрүм калуы хакында хәбәр ителә.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның 41 торак пунктында электр белән тәэмин итү тутктатылды. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

7.45 сәгатькә Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч районнарында һәм өлешчә Казанда электр белән тәэмин итүнең туктатылуы турында хәбәр ителде. Республиканың 10 меңнән артык кешесе яшәгән 700ләп йорт, 12 мәктәп, 178 ярдәмче трансформатор станциясе утсыз калды.

Электр белән тәэмин итүне торгызу эшләре алып барыла.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр