ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Кайбычның “Сабантуй” паркы зур үзгәрешләр кичерәчәк

20 апрель 2017, 00:00

Кайбычның “Сабантуй” паркы зур үзгәрешләр кичерәчәк Район җитәкчелеге елга үзәнен чистартып, чишмә янында ике кечерәк күл казу тәкъдимен кертте.

(Кайбыч, 20 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Фирәдә Сайранова) Паркны төзекләндерү турында узган елның җәендә үк уйлый башлаганнар иде инде. Яңа парк белән Сабантуй паркы арасын тоташтыру турындагы идея – район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинныкы. Бу ел Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителгәч, «Сабантуй» паркын дизайн буенча бизәү планы барлыкка килде. Ул зур финанс чыгымнары таләп итә, дәүләт ярдәменнән башка гына булмый. Көз көне Олы Кайбычтагы паркта Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясе студентлары да булып китте. Ул вакытта ук велосипедта йөрү өчен юл ясау, яктырткычлар урнаштыру, ял зонасын төзекләндерү, тантаналар үтүче үзәк мәйданны үзгәртү турында беренче фикерләр яңгыраган иде, дип яза район газетасы.

Проектлау буенча очрашуда Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшьләр, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр, укучылар һәм пенсионерлар катнашты. –Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча «Сабантуй» паркын төзекләндерү өчен дәүләт җиде миллион сумга якын акча бүлеп бирде. Эшнең бер өлешен Сабантуйга кадәр төгәлләргә җыенабыз. Паркның танымаслык булып үзгәрәчәгенә ышанам, ул бик зур булачак. Бүген сездән кызыклы фикер-тәкъдимнәр көтеп калам. Парк халкыбызның яраткан ял итү урынына әйләнергә тиеш, – диде Альберт Рәхмәтуллин.

Әлеге чарада катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, өстәлләр артына утырды. Аларга паркның эскиз проекты, анкеталар, карандаш һәм фломастерлар бирелде. – Республикада узган елдан бирле бергәләп проектлау принцибы эшли. Бу шәһәр һәм авыллардагы үзгәрешләр җирле халыкның фикерен исәпкә алып башкарыла дигән сүз. Эшебезгә җаваплы карасагыз иде, чөнки ул Олы Кайбычның киләчәгенә кагыла, – диде модератор Лиля Вәлиева һәм сораулар бирде: «Сезнең өчен бу паркта иң мөһиме нәрсә?», «Аның территориясенә кагылышлы нинди проблемалар бар?», «Парктан ничек файдаланасыз?».

Гөлинә Габдрахманова Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының ел әйләнәсе анда спорт белән шөгыльләнүләрен әйтте. Илмас Хәмидуллин гаилә паркын күз алдына китерә һәм анда район символы булган декоратив имән утырту тәкъдимен кертте. Сөйләшү барышында фонтан, пирс, кечкенә көймәләр, катамараннар, туй тантаналары уздыру урыны булдыру турында да фикерләр яңгырады. Укучылар чүп савытларының санын арттыру, аллеяны саклап калу кирәклеген әйтте. Балалар бакчасы мөдире Сәвия Тимершина кечкенә балалар өчен мәйданчык булдыру, хәрәкәтле һәм тыныч уеннар зоналарын аерым ясау үтенечен җиткерде.

Архитектор Алинә Гарифуллина кайбычлыларга паркны төзекләндерүнең сызым рәвешендәге проектын тәкъдим итте. – "Сабантуй" паркы белән танышкан чагында без анда буш урыннарның күп булуын күрдек. Моңа бәйле рәвештә яңа идеяләр туды, – диде ул. – Кайбыч бренды булган имәннәрне дә чагылдырырга, аллея, агачлар һәм үзәк мәйданчыкны ничек бар, шулай калдырып, бераз тарихи төсмерләр кертергә булдык. Архитектор әйтүенчә, сызымда ике парк тоташтырылган, машиналар кую урыны, җәйге кафе ясау, буш урынга имәнлек утырту, каен аллеясен матурлау, күперне яктырту каралган. Утыргычлар, чүп савытлары куелачак, юлга брусчатка җәю, асфальтланган, яктыртылган велосипед (кышын – чаңгы) юлы ясау күз уңында тотыла. Сәүдә павильоннарын ипподромга керү ягына күчерәчәкләр. Алар янәшәсендә – беседкалар, утыргычлар, ә арткы ягында контейнерлар һәм бәдрәфләр. Спорт мәйданчыгы янәшәсендәге бушап калган территориядә төрле яшьтәге балалар өчен өч мәйданчык ясау планлаштырыла. Бәрле аша җәяүлеләр кичүләре булачак. Имәнлек мотивлары мәйданга керү юлында, яктырткычларда һәм балалар мәйданчыкларында кулланылачак. Быел каен аллеясы яңартыла, велосипедта йөрү өчен яктыртылган юл, ике парк арасын тоташтыручы җәяүлеләр юлы, кече Бәрле аша күперчек ясалачак. Калган эшләрне әкренләп алдагы елларда башкару планлаштырыла. Очрашуда катнашучылар әлеге эскиз проекты буенча фикерләрен ирештерде. Алар имәннәрне “алтын” чылбыр белән бизәргә, арт-объектларда “Сабантуй” хештегын, атта чабучы җайдаклар образын кулланырга, чүп савытларын имән чикләвеге формасында эшләргә тәкъдим итте. Яшьләр үзләре өчен дискотека мәйданчыгы сорады. Балалар өчен карусель, скейт-парк ясау, тамак ялгау өчен өстәлләр кую фикере дә яңгырады.

 Район җитәкчелеге елга үзәнен чистартып, чишмә янында ике кечерәк күл казу тәкъдимен кертте. Алар, тирә-юньне матурлау белән бергә, сазлыкны урынны киптерәчәк. – "Сабантуй" паркын төзекләндерүдә без республика бюджетына һәм иҗтимагый киңлекләр программасының федераль үзәктән өстәмә финанслануына ышанабыз. Сезнең команда безнең фикер-тәкъдимнәрне ишетте. Парк күзгә күренеп үзгәрер, тагын да матурланыр дип ышанабыз. Безнең буш урында парк булдыру тәҗрибәсе бар инде, монысы тагын да яхшырак булыр дип ышанабыз, – диде Альберт Рәхмәтуллин, эскиз проектын хуплап һәм сөйләшүдә катнашучыларга рәхмәт әйтеп.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр