ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ярым-ярты гына өйрәнеп, Тукайны сәхнәләштерергә ярамый – Мансур Ярмиев
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балаларга Тукай телен өйрәтү кыен – балалар бакчасы тәрбиячесе
Хәмдүнә Тимергалиева: Җыр - акча эшләү кәсебе түгел
Татар-инглиз гимназиясе директоры ришвәт алуда гаепләнә

Сәясәт

Кытай Кореяның атом-төш сынавын үткәрү планына карата ризасызлык белдерә

19 апрель 2017, 14:02

Кытай бу хәбәргә игътибар бирә һәм Корея халык-демократик республикасының атом-төш ракетасы үсеше буенча соңгы тенденцияләренә карата җитди борчыла.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Кытай хакимияте Корея халык-демократик республикасының атом-төш сынавы уздырырга нияте булуга борчыла, дип белдергән Кытай халык республикасы Чит илләр эше министрлыгының рәсми вәкиле Лу Кан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Лу Кан Кытай әлеге хәбәргә игътибар бирә һәм Корея халык-демократик республикасының атом-төш ракетасы үсеше буенча соңгы тенденцияләренә карата җитди борчыла дип искәртте.

Шулай ук Кытай халык республикасы Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле сүзләренчә, Кытай элеккечә Корея ярымутравының атом-төш коралсызлануы кирәк дип саный.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр