ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Татар матбугаты

Фермерлар зур процентлы кредит рәсмиләш­терергә мәҗбүр – "Ватаным Татарстан" газетасы

18 апрель 2017, 09:09

Фермерлар зур процентлы кредит рәсмиләш­терергә мәҗбүр – Белгечләр әйтүенчә, язгы кыр эшләрен вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен 20 миллиард сум акча кирәк.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Камил Сәгъдәтшин). Белгечләр әйтүенчә, язгы кыр эшләрен вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен 20 миллиард сум акча кирәк. Шуның 8 миллиардын хуҗа­лыклар үзләре табыштырса, 4 миллиард сумы – дәү­ләт ярдәме һәм 8 миллиард сумы ташламалы кредит өлеше булыр дип фаразлана. Язгы чәчү инде башланып китсә дә, әлегә банк­лардан нибары 101 хуҗа­лык кына ташламалы кредит ала алган, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

Авыл хуҗалыгында бер яз икенчесен бик сирәк кабатлый. Быел да һава торышы без көткәнчә түгел. Зарланырлык булмаса да, әлегә кадәр язгы чәчүгә чын-чынлап керешеп китә алганыбыз юк. Эшкәртәсе, ашлыйсы, чәчәсе мәйдан 2 миллион 900 мең гектар булуын исәпкә алганда, язның һәр көне генә түгел, һәр сәгате никадәр мөһим булуын күз алдына китерү кыен түгел.  

Вакланып тормыйлар
 
Татарстан Авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгъ­лү­матларга караганда, язгы чәчүгә әзерлек хәтта узган еллардан да яхшырак. 11 меңнән артык трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 600 чәчү комплексы бүгеннән кырга чыгарга әзер. Орлыкка ихтыяҗ 345 мең тонна булса, хуҗалык­ларда 393 мең тонна чәчү­лек бар. Республика буенча 1 гектарга тупланган ашлама күләме 63 килограммга җитеп килә.
 
Кыскасы, шөкер итеп ке­нә эшләрлек. Тик авылларда булганда, моның киресен дә еш ишетергә туры килә. Шәхси һәм крестьян-фер­мер хуҗалыкларының аһ-зары арта. Аеруча банк­лардан 5 процентлы кредит алу мөмкинлегенә кагылганы. Яшерен-батырын түгел, байтак кына фермер ху­җалыклары, арзанлы акча алудан өмет өзеп, коммерция банкларыннан зур процентлы кредит рәсмиләш­терергә мәҗбүр. Россия Федерациясе Аграр партиясе җитәкчесе Ольга Башмачникова әйтүенчә, 5 процентлы кредит алуга өметләнеп йөргән фермер хуҗалыкларының һәр өчен­чесе, кәгазь җыя-җыя өмет­сезлеккә бирелеп, банк­тан гаризаларын кире алган. Татарстанда да андыйлар шактый. Сәбәбе – язгы чәчү өчен акча кыр эшләре тәмам­лан­гач түгел, ә бүген кирәк. Банклар исә фермер хуҗалык­ларыннан гариза аз дип акланырга омтыла. Янәсе, тиешле таләпләрне үтисе­ләре килми. Асылда хәл бө­тенләй башкача. Банк­лар­ның фермер хуҗа­лыклары белән вакланып торасылары килми. Гәрчә, язгы чәчү эшләре өчен би­реләчәк кредит күләменең 20 проценты нәкъ менә фермерларга бирелергә тиеш булса да. Фермер хуҗа­лыклары, йөреп-йөреп тә үзара аң­лашу булмагач, кул селтәп, кире борылырга мәҗбүр.
 
Тигез шартлар төшкә генә керә
 
Авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә язгы кыр эшләре өчен аз процентлы кредит берничә көн эчендә карала, диләр. Ә бездә бу эш атналарга гына түгел, кайчагында айларга сузыла. Фермер хуҗалыкла­ры­ның гаризасы башта банк­ның филиалында карала. Хуҗалык җитәкчесе, бар эшен ташлап, әле бер документ, әле икенчесе артыннан чабарга мәҗбүр.
 
Ниһаять, филиал тарафыннан куелган барлык таләпләр үтәлде, документлар Мәскәүгә барып җитте, ди. Тик моның белән генә дә бетми шул әле. Банкның махсус комиссиясе барлык документларны караганнан соң, аларны РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрә. Аннары кабат шул ук тәртиптә документлар министрлыктан – банкка, банктан – филиалга, филлалдан тармак министрлыгына җибәрелә.
 
Ә бит фермерларның, эре инвестор хуҗалыкла­рындагы кебек, бу эш өчен махсус әзерлекле белгечлә­ре дә юк. Документларны кабул иткәндә туган каршылыкларны үтәр өчен дә шактый вакыт кирәк. Ә чәчү эшләре беркемне көтеп тормый. Яңа техника, ягу­лык-майлау материаллары, запас частьлар, ашлама, орлык һәм башка төр кирәк-яракларны вакытында алып кую кирәк. Бигрәк тә бәяләре һаман кыйммәтлә­нә барганда.
 
Белгечләр әйтүенчә, авыл хуҗалыгында җитеш­те­релә торган продукция­нең яртысына якыны – кече эшмәкәрләр, ягъни шәхси һәм фермер хуҗалыклары хезмәте нәтиҗәсе. Аларга дәүләт ярдәме, аерым алганда ташламалы кредит бирү дә шул югарылыктан торып хәл ителергә тиеш. Һәрхәлдә, язгы кыр эшләре өчен дәүләт ярдәме, ташламалы кредит бирү вакыты да җәй уртасында түгел, ә ел башында бирелгәндә комачау итмәс иде.
 
Кыскасы, язгы кыр эш­ләре чорына ташламалы кредит бирүнең башка төрле системасын булдырмый торып, авыл хуҗа­лыгында кече эшмәкәрлек, шул исәптән фермер ху­җалыкларының мәнфәга­тен тулы күләмдә яклау мөм­кин булмаячак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр