ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Җәмгыять

Балтачның Иске Чепья авылында 25 хуҗалык калган

18 апрель 2017, 04:00

Балтачның Иске Чепья авылында 25 хуҗалык калган Элек хуҗалыклар саны 170тән артык була.

(Балтач, 18 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Балтач районы Иске Чепья авылы Чепьяның үзеннән 5 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә мәктәп тә, балалар бакчасы да, клуб та, медпункт та, хәтта ферма да юк. Бердәнбер эшли торган объект ул кибет. Ансының да эш сәгатьләре санаулы.    Әлеге авыл һәм аның халкының көнкүреше белән танышырга килгәч урамдагы тынлыкка игътибар иттем. Биредәге иң җанлы урын ул кибет, ансына да шул өлкәннәр генә йөри икән, ә яшьләр юк биредә, алар пропискада гына. Кибетче булып эшләүче Юлия Колистратова продукция ассортиментының күпчелеге үзебезнеке — районныкы булуын ассызыклап әйтте. Бер ай чамасы биредә хәмер дә сатылмый башлаган, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.

Ферма эшләп торганда була иде әле, - ди 25 хуҗалыклы авылның старостасы Михаил Чупанов. Үзе дә гомеренең 40 елын авыл хуҗалыгына багышлаган шәхеснең элекке елларны сагынып искә алырлыгы да бар шул. Чөнки сугышка кадәр бик зур авыл була Иске Чепья. Авыл эченнән чыкканда зур таллар аша үтәсе булып, алар метроны хәтерләтә иде, ди Михаил абый. Ул чакта хәтта хуҗалыклар саны 170тән артык була. Шул заманнарда биредә тавык фермасына кадәр булган. Аннан соң җайлап сыерныкына, симертү үгезләренә, сарыкка, танага күчкәннәр. Соңыннан инде барлык мал-туар Тагашурга күчерелеп беткән. Авылның үзендә мал башы әллә никадәр калмаган, көтү чираты да айга ике мәртәбә туры килә икән. Ләкин биредәге көтүлек йөрер өчен әйбәт булган елгаларны исәпкә алып, мал-туарны бөтенләй бетерү ягында түгел авыл халкы. Кирәкле булган саламын, печәнен, хәтта утынны да капка төбенә кадәр китереп саталар. Акчаң булса бер проблемаң юк, дип елмаялар.

Биредә җирлек бик матур, таулар ышыгына качып утырган әлеге авылны читләрдән бирле эзләп киләләр. Чөнки җиләге, гөмбәсе, мәтрүшкәсе дисеңме бар да бар. Җәй буе кайтып кермичә, байлык туплап була.

Үзара салымга эшләнгән эшләр дә байтак. Иң кирәклесе юл эшләнгән. Шулай ук күпер тирәләре төзекләндерелгән. Тархан авылына бара торган юл янәшәсендә урнашкан чишмәгә юлны күтәртеп эшләмәкчеләр, ә чишмәсен үзләре төзекләндерергә исәплиләр.

Дөрес, алай да авыл проблемасыз яшәми, җәен дә кышын да сусызлыктан тилмергәлиләр. Бигрәк тә Трудовая урамында бу хәл кискен килеп баса. Басым җитмәгәнгә су килми, ә ул булмагач ни керен юдырып булмый, ни башка эшләргә тотынам димә. Инде лаеклы ялдагы апаларның да каяндыр су ташыр чамалары шул тиклем генә.

Иске Чепьяда мәктәп 2010 елда ябыла, аннан соң ул бинада клуб үз эшчәнлеген дәвам итә. Пункт та бирегә сыена. Тик 2015 елда клуб та ябылырга мәҗбүр була, шул рәвешле фельдшерның да утырыр урыны бетә. Ә хәзер авыл халкының бердәнбер гозере — ул пунктны кире ачтыру.

Авырып китсәк Чепьяга кадәр барырга кирәк. Анда барыр өчен машинаң булмаса, юлда кул күтәреп торулары бер әҗәл инде. Ярый әле фельдшерыбыз Маргарита Васильева хәлебезгә кереп, килгәләп йөри. Мең рәхмәт үзенә, - диләр Ольга Максимова белән Гөлҗиһан Гыйматдинова.

Бетеп баручы авыл инде без дип атыйлар алар үзләрен, кибет кенә бетмәсә ярар иде дип телиләр. Уйлап карасаң яшәр өчен бер мөмкинлеге дә булмаган авылдан качар ягын карар иде берәүләр, ләкин биредә яшәүчеләр туган нигез кадерен хаклап, кадерләп яшиләр. Чөнки чит җирләрдә олтан булып, туган ягыңда солтан булуның никадәр хак сүзләр булуын алар тулысынча аңлый, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр