ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Мәдәният

Казан Кремле музейларына керү бушлай

17 апрель 2017, 14:33

Казан Кремле музейларына керү бушлай 18 апрель, Халыкара тарихи урыннар һәм һәйкәлләрне саклау көне уңаеннан, тарих белән бушлай танышу мөмкинлеге бар.

(Казан, 17 аперль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 18 апрель, Халыкара тарихи урыннар һәм һәйкәлләрне саклау көне уңаеннан, Казан Кремлендә урнашкан музейларга бушлай керергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан Кремленең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар өчен «Татарстан табигать тарихы музее, «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, Туп сарае музее, Благовещение чиркәве тарихы музейларының ишекләре 10:00 – 18:00 сәгатьләрдә, Ислам мәдәнияте музее – 9:00 – 19:30 сәгатьләрдә ачык булачак. Керү – бушлай!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр