ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты РФ Катнаш сугыш төрләре берлеге җитәкчесе Федор Емельяненко белән очрашты
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Җәмгыять

Синоптиклар бу атнада Россия төбәкләрендә сизелерлек җылытачагын җиткерде

17 апрель 2017, 12:42

Синоптиклар бу атнада Россия төбәкләрендә сизелерлек җылытачагын җиткерде Идел буе төбәкләрендә чагыштырмача җылы – +6…+12 градус булачак.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина "Российская газета"га бу атнада Россия төбәкләренең күбесендә яз килсә дә, әле кызу көннәр көтәргә иртәрәк булуын җиткергән.

Россиянең Европа өлешендә салкын һава торышы саклана, дигән ул. Фаразлар буенча, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә төнлә һава температурасы 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак, көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак. Бары тик атна азагына – ял көннәрендә генә +11 градус җылы булачак, диелә.

Идел буе төбәкләрендә чагыштырмача җылы – +6…+12 градус булачак. Урыны белән Иделнең сул ягында һәм Урта Иделдә +17 градус җылылык көтелә. Дөрес, яңгыр һәм юеш кар яву сәбәпле, җылылык бик сизелмәскә дә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр