ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Татар матбугаты

Гөлназ Галиева: Укучыларым тәнәфестә дә татарча сөйләшә – "Ватаным Татарстан" газетасы

16 апрель 2017, 16:21

Гөлназ Галиева: Укучыларым тәнәфестә дә татарча сөйләшә – Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган укытучы фамилиясе татар булган өчен генә баланы татар төрке­менә билгеләргә кирәкми, дигән фикердә.
(Казан, 16 апрель, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). "Кайбер әти-әниләр балаларын татар сыйныфына курка-курка гына алып килә иде. Хәзер инде оныкларын ките­рәләр", – ди “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2017” бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган Гөлназ Галиева. Гөл­наз Казанның 20 нче гимна­зия­сендә укыта. Балык Бистә­се районыннан күченеп килгән укытучыга шәһәр балалары хакына үзенә дә үзгәрергә туры килгән. "Ватаным Татарстан" газетасы укытучы белән әңгәмә тәкъдим итә.
 
– Гөлназ, авыл укытучысын шәһәр мәктәбе куркытмадымы?
 
– Ничек кенә әле?! Әмма бернинди куркырлык әйбер дә юк икән. Балык Бистәсе районының Чүкәй авылында алты ел укыттым. Сигез ел элек башкалага килеп төпләндек. Самосырово бис­тәсендә үз йортыбызны салып чыктык. Авылда  мәктәпләрне кыскарта, яба башлаган чор иде ул. Балалар, дәресләр саны кими. Дөрес, бүген мәктәбебездә 4-5 авылдан килеп, 30лап бала укый әле. Тумышым белән Лаеш рай­онының Татар Янтыгы авылыннан мин. Иремнең гаиләсе дә Чүкәйгә вакытлыча күченеп кил­гән иде. Икебез дә – укытучы. Киңәшләштек тә шәһәргә китәргә булдык. Дөрес, ирем Айдар мәк­тәпне түгел, төзелешне сайлады. Балалар татар телен онытмасын дип, бик озак аларга мәктәп эзләдек. Аларны 20 нче гим­назиягә урнаштыргач, директор Зәлфирә Җамалетдинова үземә дә эш тәкъдим итте.
 
– Шәһәрдәге татар мәктә­бен­дә укыганнар татарчаны ка­мил белә дигән сүз түгел әле. Сезнекеләр ни эшләп бетте?
 
– Гаиләдә татарча сөйләшә­без. Кызыбыз Алия сәнгать мәк­тәбенә йөри. Татар шагыйрьләре, язучылары турында картиналар иҗат итә. Улыбыз Айназ гармунда уйный. Икесе дә милли җанлы булып үсәләр. Дөрес, татар бакчасына йөргәндә улыбыз русча сөйләшә башлады. Шуңа күрә махсус рәвештә татар сыйныфына бирдек. Хәзер татарча гына сөйләшә.
 
– Шәһәр баласы авылныкыннан аерыламы?
 
– Авыл балалары укытучыны “апа” дип бик нык хөрмәт итә. Авызга гына карап торалар. Аларда шикләнү, шүрләү, күп әйберне әйтмичә калу гадәте дә бар. Шәһәрдә исә балалар үзлә­рен иркен тота, фикерләрен дә курыкмыйча әйтә, кайберләре хәтта таләп тә итә. Бу миңа башта бик гаҗәп тоелды. Ләкин без аларны фикерен әйтергә өй­рәтергә тиеш түгелме соң? Артык тыйнаклык та файдалы түгел. Кайбер балалар арасында, фәлән укытучыда “4ле” һәм “5ле”гә генә укый идем, билгеләрем төште, дип үпкәләрен белдерүчеләр дә булды. Барысын да утырып уйлаганнан соң, үземә үзгәрергә туры килде. Шәһәрдә икенчерәк мөнә­сәбәт кирәк икән. Кычкырып, билге белән яки чыбыркы тотып кына куркытып булмый. Сүз, үзеңнең тотышың белән генә тыңлатып, тәрбияләп була. Фә­лән билге алу өчен фәлән эшне башкарырга кирәк дип аңлаттым. Хәзер миңа рәнҗемиләр дә, үз таләпләремне әйттем – барыбызга да рәхәт! Вакытында кырыс та, усал да була беләм. Ләкин шунда ук канатландырып та җибәрәм. Сыйныфымда – 30 бала. Ничек тә тәртип урнаштырырга кирәк бит. Биш тапкыр кабатлый алмыйм, робот түгел, дим. Бала бер тапкыр уңайсыз хәлгә калса, икен­чесендә игътибар белән тыңлап утыра. Мине яратыгыз дип сорамыйм, ләкин хөрмәт итегез, дим. Шулай да шәһәр мәктәбендә кырысрак булырга туры килә.
 
– Дәресләр кызык булсын өчен нишләргә?
 
– Төрле алымнарны өйрәнәм. Балада уку теләге булмаса, әти-әнисе, татар теле кирәкми, дисә дә, өметне сүндерергә ярамый. Димәк, укытучыга икеләтә тырышырга кирәк. Безгә татарча белмәгән татар, башка милләт балалары да, шулай ук татарчаны бик яхшы белгәннәре дә килә. Аларның һәркайсы белән уртак тел табу мөһим. Шәһәр мәк­тәбендә укучыларны төркемдә эшләтү аеруча кызык тоела миңа. Алар проектлар яклыйлар, бер үк теманы төрле сыйныф укучылары төрлечә ача. Укучыларны халык авыз иҗаты белән кызыксындырдым. Башта үзем мәкаль­ләр кыстырып сөйләргә тырыштым. Аннан шигырь, поэмаларны яттан сөйләдем. Алар мине йотлыгып тыңлый. Күзләре яна. Укытучы өчен зур бәхет бит бу! Дәреслеккә ябышып ятудан файда юк. Укытучының үрнәге кирәк. Аннан үзләренә, әйдәгез, мәкаль белән сөйләгез әле, дидем. Бу эшкә әти-әниләр, әби-бабайлар да кушылды. Авылдан бизәнү әйберләре, башка әйбер­ләр алып килдем. Балалар белән музейларга бардык. Көннәрдән бер көнне алар да борынгы әйберләр күтәреп килә башлады. Күп нәрсә тупланды, шәҗәрә ясадылар. Кайсының туганы рәссам, язучы булып чыкты. Аларны оч­рашуга чакырдык. Менә шуннан соң татар теле һәм әдәбияты ка­би­­нетында музей ачтык. Әти-әни­ләрнең миңа ышанычы артты.
 
– Бәйгеләргә әзерләнү төн йокыларын качырамы?
 
– Көздән язга кадәр әзерлән­дем. Төнге сәгать икедә ятып, иртәнге биштә мин аяк өстендә идем инде. Сәламәтлегем чыдамас дип борчылдым. Бәйгедә бөтен эшемне дә сыйфатлы итеп күрсәтәсе килә. Иң авыры бәй­гедән соң булды. Җаваплылык хисе тагын да артты. Әле миңа өйрәнергә дә өйрәнергә. Элеккеге гореф-гадәтләрне, методикаларны өйрәнәм. Яңасына гына өстенлек бирү дөрес түгел.
 
– Бу соравым, бәлкем, туган тел укытучыларына ошап та бетмәс. Ләкин бу урында аны бирмичә кала алмыйбыз. Кай­берәү­ләр татар теле укытучыларын йомшаграк булуда гаепли. Алар, янәсе, башкалардан арттарак калган, заманча техноло­гия­ләрне дә белеп бетерми. Сезнең фикерегез ничек?
 
– Барысы да укытучының теләгеннән тора. Елдан артык “мимио-студия” дигән технологияне өйрәндем. Аны сиңа берәү дә өйрәтеп утырмый. Гимназия­дәге башлангыч сыйныф укыту­чысының өенә барып, кич утырып өйрәндем. Пультлар ярдә­мендә тестларны электрон рә­вештә эшләүгә нигезләнгән ул. Үз сайтымны булдырдым. Замана баласы мәгълүматны ноутбук, телевизордан алырга күнеккән. Сөйләмне үстерү өчен компьютерда яңа технология уйлап табарга кирәк. Әйтик, 20 минут эчендә бала үз белемен тикшерә алыр иде. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бар ул, ә менә зурракларга юк. Күренекле шә­хес­ләр, татар тарихын, телгә кагылышлы мәгълүматларны уен формасында эшләргә мөмкин. Беренче этапны, аннан икенче, өченчене узасың. Кызык бит! Теләктәшләр таптым инде. Бәл­кем, татар теле укытучылары белән бергәләшеп электрон портал эшләрбез.
 
– Бүген татар теленнән өй эшен эшләргә дип күршесенә кергән, туганнарына шалтыраткан әти-әниләр булмасын өчен нишләргә?
 
– Фамилиясе татар булган өчен генә баланы татар төрке­менә билгеләргә кирәкми. Сабыйларны бакча яшеннән үк белем дәрәҗәсенә карап, төрле төркемнәргә бүлсеннәр иде. Татар телен начар белгәннәр арасында яхшы укыганы да утыра бит аның. Начар белгәннәрне аерым укытырга була. Рус балалары арасында татар телен укыйсы килгәннәр дә очрый. Кайберләре икетеллелек мәҗбүр булган өчен генә укый. Әйтик, балаларны дүрт төркемгә бүләргә мөм­кин. Кирәкле дәреслеген дә сай­лыйсың. Менә шул чакта азап­ланып күршегә чабу, туганнарга шалтырату булмаячак. Мәктәп якын булганга гына бирдем инде, дигән җавапсызлык та булмасын иде. Безнең янда 4-5 мәктәп бар иде. Теләк булгач, татар мәк­тәбен эзләп килдек бит. Укытучы да әти-әниләр белән дөрес итеп аралашырга тиеш.
 
– Ничә баланы татар теленә өйрәттем дип саныйсыз?
 
– Мин укыткан сыйныфларда укучыларым тәнәфестә дә татарча сөйләшә. “5ле” алу өчен генә бала күземә карап, тырышып нәрсәдер сөйли икән, бу – өйрәнү түгел. Әгәр дәрес беткәч, мин дәфтәр, журналларны җыйганда, алар бер-берсенә татарча эн­дәшә яки берәр әйткән сүземне кабатлый икән, мин елмаям һәм сөенәм. Бу – минем хезмәтем. Алган грамоталар гына яхшы укытучы дигән сүз түгел әле. Нәрсәгә инде ул татар теле, дигән сүзләр йөрәгемә тия. Күп телләр өйрәнү – зыялылык бит ул. Әти-әниләр дә, балалар да шуны аңласын иде.
 
Нәтиҗә булсын дисәң, мәк­тәп­тән кайтмыйча эшләргә ки­рәк. Ләкин гаилә өчен дә хәл калырга тиеш. Җанымны биреп, татар мәктәбенә килдем. Менә шулай сигез ел янам, дөрлим, ачылмаган якларымны ачасым килә. Дөрләү яхшы, әмма янып бетү дигән нәрсә дә бар. Бәлкем, бераз тынычланырга да кирәктер инде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр