ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Җәмгыять

Тукай районында Татарстан халыклары съезды делегатлары катнашында түгәрәк өстәл узды

14 апрель 2017, 06:00

Тукай районында Татарстан халыклары съезды делегатлары катнашында түгәрәк өстәл узды Тукай муниципаль районыннан сигез делегат сайланды.

(Тукай, 14 апрель, "Татар-информ", "Якты юл").  Тукай районында Татарстан халыклары съезды делегатлары катнашында түгәрәк өстәл узды, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

Милләтара, динара аңлашу һәм дуслык ирешелгән уңышларның иң кыйммәтлесе булып тора, ди съезд делегатлары.

Икенче атнага – 22 апрель көнне Татарстан халыкларының III съезды үткәреләчәк. Тукай муниципаль районыннан сигез делегат сайланды. Алар районыбызда гомер итүче, хезмәт итүче, бала-оныклар үстерүче һәм киләчәккә якты планнар төзүче күпмилләтле халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, көн кадагында торган сорауларны күтәреп чыгачак. Шушы уңайдан Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, съезд делегатларын тагын бер кат җыеп, райондагы милләтара вәзгыять торышы хакында эшлекле очрашу үткәрде.

“ Милләтара, динара аңлашу һәм дуслык ирешелгән уңышларның иң кыйммәтлесе булып тора“, – ди съезд делегаты, Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы, “ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе“ Региональ иҗтимагый оешмасының Тукай районы бүлеге җитәкчесе Ольга Гончарова. Рус милләте вәкиле буларак, ул бөек шагыйрьләр теле, гасырлар, буыннарны бәйләп торучы җеп булган милләтара , мәдәниара тел белән – үз ана теле белән горурланып яши. Тукай районы рус халыклары берләшмәсе дә нәкъ шул максатны күздә тотып яши. Һәр милләт үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен һәм дөньякүләм аренада тоткан урынын белергә, аны сакларга, үстерергә, йолаларын балаларына, оныкларына тапшырырга тиеш. Бу өлкәдә төп тәрбияви рольне, әлбәттә, гаилә уйный. Ольга Анатольевна исә мәктәпләрнең, дини оешмаларның, мәдәният йортларының әһәмиятен дә югары бәяли:

– Сыйныф сәгатьләре вакытында, сыйныфтан тыш чараларда милли йолалар, бәйрәмнәр, толерантлык, ватанпәрвәрлек темаларына багышланган бик күп чаралар оештырыла. Аларның һәммәсе балаларга, нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, үз илең, республикаң, районың, авылың белән горурланып яшәргә этәргеч бирә, – ди Ольга Гончарова.

Тукай районының төрле халыклар йолаларын саклау, аны тарату өлкәсендә дә гаять зур эш башкаруын билгели съезд делегаты.

– Күпләп христианнар яшәгән авылларда дини бәйрәмнәр зурлап уздырыла. Күптән түгел генә Новотроицкое авылында районкүләм чара – Май чабу бәйрәме уздырылды, – дип сөйли Ольга Анатольевна. – Районда рус фольклор коллективлары да актив эшли. Бәтке авылы “Ладушки“, Кече Шилнә авылы “Сударушка“ ансамбльләре республика конкурсы лауреатлары булды. Шилнәбаш авылында исә “Нивушка“ ансамбле дә матур гына чыгышлар ясый, яшьләргә өметләребез зур.

Шилнәбаш авыл җирлегендә күпчелекне рус халкы тәшкил итә – 55 процент. Икенче урында татарлар – 22 процент, чуашлар – 4,2 процент, калган халыклар исә – 15 процент. Аларның һәрберсен берләштерүче, уртак мәйданга чыгару бәйрәмнәр барлыгын искәртә Ольга Анатольевна:

– Районыбызның күпмилләтле халкы өчен уртак бәйрәм – ул татар халкының милли бәйрәме Сабан туе. Һәр коллектив үзенең милли җырларын, биюләрен әзерли, милли костюмнарын яңарта, һәр халык бердәй булып күңел ача, ял итә Сабан туенда. 30 август – Республика көнен дә бик яратабыз. Шулай ук Бөек Җиңү бәйрәме дә бар халыкларның уртак язмышка, уртак кайгыга һәм уртак Җиңүгә ия булуын искә төшереп торучы чын мәгънәсендә Бөек бәйрәм.

Татарстан халыклары съездында җәмәгатьчелек нинди сораулар күтәреп чыгар, нинди максатлар куелыр һәм бу өлкәдә ирешкән нинди уңышлар билгеләп үтелер, Тукай районы делегатлары нинди фикерләр белән кайтыр – болар съезд үткәч билгеле булыр, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр