ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Җәмгыять

Чүпрәле районында хәрби хезмәткә язгы чакырылыш чоры башланды

13 апрель 2017, 06:00

Чүпрәле районында хәрби хезмәткә язгы чакырылыш чоры башланды Агымдагы елның язгы чакырылыш чорында районнан 42 егет хәрби хезмәткә китәчәк.

(Чүпрәле, 13 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында хәрби хезмәткә язгы чакырылыш чоры башланды. Ватан алдындагы бурычларын үтәргә беренче төркем 18 апрельдә юл тотачак. Булачак хәрбиләрне озак еллар сакланып килгән матур гадәт буенча "Призыниклар көне"ндә хөрмәтләделәр, дип яза район матбугаты.

Егетләрне армиягә озатып, киңәш-теләкләрен җиткерергә дип район мәдәният йортының тамашалар залына әти-әниләр, дус-туганнар, район җитәкчелеге килгән иде. Агымдагы елның язгы чакырылыш чорында районнан 42 егет хәрби хезмәткә китәчәк.

"Призывник көне"н ачып, хәрби хезмәткә җыенучы егетләргә район башлыгы Александр Шадриков хәер-фатихасын җиткерде.

–Һәрбер ир-егетнең бурычы булып Ватанны саклау тора. Ватанны саклау дигән хезмәт тә бар. Әлеге хезмәтне үтәү зур горурлык. Исән-имин хезмәт юлын үтәп, сез район данын якларсыз дип зур ышаныч-өметләр баглыйбыз, хәерле юл сезгә,-диде ул.

Район җитәкчесенең сүзен дәвам итеп, республика хәрби комиссариатының Чүпрәле һәм Буа районнар буенча хәрби комиссары Радик Төхфәтуллов моңарчы район егетләренең хәрби хезмәттә сынатмауларын, бары тик командирлардан рәхмәт сүзләре генә ирештерүләрен ассызыклады. Бу киләкчәктә дә шулай булыр, дип ышанычын белдерде. Булачак солдатларга исәнлек, бар яктан да үрнәк булуларын теләде.

Бу көнне хәрби хезмәткә чакырылучылар игътибар үзәгендә иделәр. Җылы теләкләрне аларга район мөхтәсибе урынбасары Гомәр хәзрәт Рәкыйпов, район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, хәрби хәрәкәтләр ветераны Иршат Җиһаншин да ирештерде. Әти-әниләр исеменнән изге теләкләрне Уби авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин әйтте.

-Гаиләдә без 9 ир-егет тәрбияләндек. Һәркайсыбыз илнең төрле почмакларында, ул елларда 2-3 әр ел хезмәт иттек. Үткән ел бер улым, быел икенчесе изге бурычын үтәргә китә. Исән-имин йөреп, кайтсыннар, туган нигездә яраткан улларын көтеп торучы әти-әниләре барлыгын онытмасыннар, - диде Алексей Ярухин.

Булачак хәрбиләргә бүләк итеп, армия истәлекләрен тупларга фотоальбом тапшырдылар. Алексей Кудрявцев призывниклар исеменнән рәхмәт сүзләрен әйтте. Барлык ышанычларны да үтәргә вәгъдә бирде.

Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар һәм 1 номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы балалары белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды, аларда ватанпәрвәрлек, хәрби тормыш рухы сугарылган иде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр