ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл

Әлки районында язгы кыр эшләре башланды

12 апрель 2017, 16:00

Әлки районында язгы кыр эшләре башланды Дәүләт субсидиясен дә элиталы орлык белән эш итүчеләргә генә бирү күздә тотыла.

(Әлки, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында язгы кыр эшләре башланды. “Кызыл Шәрык-Агро”ның Карамалы отряды кырларына самолет ярдәмендә ашлама кертелә башлады. Ә “Хузангай” җәмгыятендә иртәнге сәгатьләрдә, басулар туң чакта “Туман” агрегатлары белән уҗым бодаен тукландыруга керештеләр, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Районда 98,2 мең гектар сөрү җире бар. Шуның 25,4 мең гектарына уҗым культуралары чәчелгән иде. Көзеннән 22,3 мең гектарда бодай, 3,1 мең гектарда арыш чәчеп калдырылды. “Россельхозцентр”ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафин белдергәнчә, уҗым культуралары бик әйбәт кышлаган. Югалтулар 2-3 проценттан артмый. Яшь үсентеләрнең шикәре дә яхшы, 18-20 берәмлек исәпләнгән. Инде зур өметләр багланган шул уҗымнарны җир дымлы вакытта тукландыру сорала.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча киңәшчесе Фәргать Зәкиев әйтүенә караганда, бездә бу эшне вакытында һәм сыйфатлы башкару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. “Кызыл Шәрык-Агро”да быел ашлама кертүдә алты очкыч эшләячәк. Ә инде “Хузангай” җәмгыятендә үзләренең биш берәмлек “Туман” агрегаты һәм сигез тагылма сиптергеч белән басуларны ашларга җыеналар. Очкычлар көнгә 450-500 гектарга кадәр җирне ашлый ала. Ә бер “Туман” агрегаты 150-200 гектар басуга минераль ашлама кертә.

Районда язгы кыр эшләрен башкару өчен кирәк кадәр ашлама булачак, ди Фәргать Зәкиев. Ә инде уҗым культураларын тукландыруга минераль ашламалар җитәрлек кайтарылган.

Сабан культуралары чәчү өчен орлык запасы да мулдан хәзерләнгән. Әмма орлыкның сыйфаты әлегә тулысынча канәгатьләндерерлек түгел. Рафик Сафин әйтүенчә, 6 мең тоннага якын бөртеклеләр орлыгының бары 85 тоннасы гына элита сортлы. Аннан тыш 4 мең тоннасы репродукцияле һәм 1,8 мең тоннасы товарлыклы бөртек.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр мең гектар басуга 17 тонна элиталы орлык чәчүне таләп итә. Шул вакытта гына игеннәрдән зур уңыш өмет итәргә мөмкин. Дәүләт субсидиясен дә элиталы орлык белән эш итүчеләргә генә бирү күздә тотыла.

Дөрес, “Кызыл Шәрык-Агро” супер элиталы сортлы 30 тонна арпа, 10 тонна бодай, 15 тонна вика орлыгы сатып алу эшенә керешкән. Шулай ук “Хузангай” җәмгыяте 25 тонна супер элита карабодай орлыгы юнәткән. Чәчү эшләренә керешкәнче орлыкларның сыйфатлысын юнәтергә бераз вакыт бар әле. Шуңа да бу эшне ашыктыра төшкәндә җир куенына яхшы уңышка өмет биргән орлык кертергә мөмкин булыр иде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10