ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азнакайның Уразай авылында Ватан сакчылары көнен "Аҗаган" белән каршыладылар
Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды
18 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Хәвеф-хәтәр

Янгын сүндерүчеләр "Галәм гыйбадатхәнәсе"ндә чыккан янгында өч янып китү чыганагы тапкан

11 апрель 2017, 18:49

Янгын сүндерүчеләр Янгын сүндерүчеләр фаразлары буенча, Мансур Зиннәтов янган токсик матдәләрдән агуланып үлгән.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Янгын сүндерүче дознавательләр Казандагы "Галәм гыйбадатхәнәсе"ндә чыккан янгында өч янып китү чыганагы тапкан. Бу хакта “Татар-информга” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Искәртеп үтик, барлык диннәр гыйбадәтханәсендәге янгын дүшәмбе көнне иртүк чыккан. Коткару хезмәтенә янгынны күрүчеләр хәбәр иткән. Янгын мәйданы 200 квадрат метрны тәшкил итә. Янгында архитектор Илдар Хановның көрәштәше, элеккеге прораб Мансур Зиннәтов һәлак булган. Соңрак янгын сәбәбе ут төртү булырга мөмкин, дигән хәбәр пәйда булды.

Бүген бинаның төрле урыннарында бер-берсенә бәйле булмаган өч янгын чыганагы табылуы билгеле булды.
Беренчесендә, бинаның көньягында урнашкан 14 квадрат метрлы бүлмә уртасында, эчендә җиңел янучан сыеклык булган 20 литрлы канистр табылган. Бүлмәнең диварлары, түшәме нык янган.

Икенчесе бинаның төньягында, 100 квадрат метрлы тамашачы залы. Анда идәндә сигез майлы тап эзе табылган. Өченчесе – икенче катта, бинаның көньяк өлешендә. Аның түшәме ишелгән, бу бүлмә өстендәге түбә корылмалары янган.

Хәзерге вакытта янгын-техник экспертизасы билгеләнгән.

Янгын сүндерүчеләр фаразлары буенча, Мансур Зиннәтов янган токсик матдәләрдән агуланып үлгән.

Янгыннан килгән зыян исәпләнә. Тикшерү материаллары “Зареченский” полиция бүлегенә җибәреләчәк. Анда “Алдан уйлап мөлкәткә зыян салу һәм юк итү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатуга нигез барлыгын-юклыгын караячаклар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр