ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Фән һәм мәгариф

Арчада да татар телен югалта башладык - Энгель Фәттахов

11 апрель 2017, 16:04

Арчада да татар телен югалта башладык - Энгель Фәттахов Бөек шәхесләр биргән Арчаны да югалтсак, кем булачакбыз, дип борчыла министр.

(Арча, 11 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Арчада быел 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Арчадагы күчмә утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

"Без Арчада да татар телен югалта башладык. Шул кадәрле шәхесләр биргән Арчаны да югалтсак, кем булачакбыз? Милли мәгариф өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләргә кирәк", - диде министр һәм әлеге мәктәптә белем алучыларны милли мәгарифкә тартырга кирәклеген билгеләп үтте.  "Кайсы гына районның авылларына барма, балалар русча сөйләшеп йөри. Сездә дә татарча язулар карап йөрдек, әмма бер-ике генә очрады. Бу юнәлештә дә эш алып барырга кирәк", - диде комитет җитәкчесе Разил Вәлиев. Энгель Фәттахов исә элмә такталарны мәҗбүри рәвештә татарча-русча элдерүне таләп итә торган закон проектын кабул итәргә кирәклеген билгеләп үтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр