ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли
Россиядә милли республикалар туган телдә имтихан бирүне кайтаруны таләп итә

Җәмгыять

Сабада 200-250 егет хәрби комиссариатка чакырыла

9 апрель 2017, 03:00

Сабада 200-250 егет хәрби комиссариатка чакырыла Хәрби хезмәткә алынучыларның күбесе 1990-1999 елгылар.

(Саба, 9 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 1 апрельдән Россиядә армиягә язгы чакырылыш башланды. Хәрби хезмәткә алынучыларның күбесе 1990-1999 елгылар. Быелгы чакырылыш үзенчәлекләре турында хәрби комиссариатның Саба районара бүлеге начальнигы Фәнис Закиров сөйли, дип яза район матбугаты.

– Хәрби комиссариатта язгы чакырылышка әзерлек эшләре март аеннан башланды, - ди Фәнис Фәрит улы. – Без 200-250 егетне хәрби комиссариатка чакырып, медицина тикшерүе уздырырга һәм алар арасыннан барлык таләпләргә җавап биргәннәрен сайлап, хәрби хезмәткә озатырга исәплибез. Чакыру комиссиясенә чакырылучы анда ата-анасы белән дә килә ала. Барысы да ачык. Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер чакыру комиссиясе рәисе – муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов. Моңарчы бу вазыйфаны башкарма комитет җитәкчесе башкарды. Егетләр соңгы елларда физик яктан чыныгуга зур игътибар бирә, бу армия өчен бик мөһим. Сәламәтлеге буенча проблемалары булганнар да шактый. Без андыйларга кат-кат медицина тикшерүе үткәрәбез. Солдат тормышы егетләргә мөстәкыйльлеккә өйрәнү өчен дә зур адым. Эш бирүчеләр дә гадәттә: “Армиядә булдыңмы?” – дип сорый. Хезмәт итүдән калучыларга хәрби билет урынына бирелә торган 1У формалы белешмә белән муниципаль һәм дәүләт хезмәтләренә, хокук саклау органнарына эшкә алмыйлар. Шуңа күрә әниләрдән, армия улыбызны кеше итте, дигән сүзләрне күбрәк ишетсәк иде. Тулаем алганда, куелган максатка ирешелер дип өметләнәбез. Кайда хезмәт итәчәкләр дигәндә, ел саен 3-4 егет безнең шефлыкка алынган Йошкар-Оладагы стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә һәм тагын 16 егет Мәскәү өлкәсендәге частьларга (Мытищи, ВКО), Домодедово, ВМФ) җибәрелә.

 –Егетләрне нинди яңалыклар көтә?

–Агымдагы елның көзеннән контракт буенча хәрби хезмәткә көллиятләрне тәмамлаучыларны да (мондый хокукка югары уку йортларын тәмамлаучылар гына ия иде) чакырырга була. Аларга сайлау өчен ике шарт куела: чакыру яисә контракт буенча 2 ел хезмәт итү. Чакыру буенча хезмәт контракт буенча хезмәт итүнең ике елына тигезләшә. Язгы чакырылыш барышында “Әниеңә шалтырат” дигән яңа федераль проект гамәлдә һәм аңа Саба районы да кушылачак. Армиягә китүче егеткә һәм аның әти-әнисенә сим-карталар бирелә. Элемтә операторын (МТС, Билайн һәм Теле2) алар үзләре сайлап алачак. Әлеге сим-карта аша сөйләшүнең беренче 20 минуты – бушлай. Моннан тыш ул номерга бер тапкыр 100 сум акча да салынган булачак. Ятим егетләргә сим-карта белән бергә телефон да бирелә.

–8 апрель – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне дә.

–Бүлектә 17 кеше эшли, 8 ветераныбыз, хезмәт кенәгәләрендә бер генә язу булган хезмәткәрләребез дә бар. Бу көн кызу эш башланган вакытка туры килә. Уртак максат берләштергән зур булмаган коллективны һөнәри бәйрәм белән котлап, барысына да сәламәтлек, эштә уңышлар телим.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10