ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда 11 мең тоннага якын печән әзерләнгән
Тәбрис Яруллин татар әдәбиятына яңа стиль алып килә
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигъри слэм узды
“Әкият” курчак театры табигатьтә су әйләнеше турында фәлсәфи әкият чыгарды
“Татарстан яшьләре”н киләчәккә алып бара торган баш мөхәррир кирәк – Илдар Гыйльметдинов

Татар матбугаты

Ильяс Никитин: Теракттан соң үземә шик төшәр, дип уйладым – "Ватаным Татарстан" газетасы

7 апрель 2017, 13:03

Ильяс Никитин: Теракттан соң үземә шик төшәр, дип уйладым – Санкт-Петербургта шартлаудан соң үзенең гаепле түгеллеген раслау өчен, Ильяс (Андрей) Никитинга полиция бүлегенә барып, аңлатма бирергә туры килә.
(Казан, 7 апрель, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан") Бармак төртеп күрсәтергә кеше генә булсын. Санкт-Петербургта шартлау булып, берничә сәгать узуга, матбугат чаралары шикле кешенең сурәтен күрсәтте. Аны метродагы видеокүзәтү камерасыннан алганнар. Үзенең гаепле түгеллеген раслау өчен, Ильяс (Андрей) Никитинга полиция бүлегенә барып, аңлатма бирергә туры килә. Аны җибәрәләр, әмма мәшәкать­ләре моның белән генә бетми.
 
– Теракт турында беренче тапкыр нинди каналдан күрүемне хәтерләмим. Интернеттан укыдым. Шуннан барыбер үземә шик тө­шә­сен аңладым, чөнки ул вакытта мин шунда идем, – дип сөйләгән ул “Реальное время” басмасы хә­бә­р­чесенә. – Полициягә барып, нәрсә­ләр күрүемне, нәрсәләрне белүем­не сөйләргә, килеп туган хәлне аңлатырга булдым. Барып аңлат­масам, барыбер миннән бу мәгъ­лүматларны таләп итәрләр, дип уйладым.
 
– Полициядә булганнан соң, Санкт-Петербургтан китеп бардыгызмы? Хәзер Сез кайда?
 
– Мәскәүдә. “Россия” авиакомпаниясе самолетында Оренбургка очарга насыйп булмады. Авиаком­паниянең иминлек хезмәткәрләре мине очкычтан төшерде. Алар да җәмәгатьчелек фикеренә каршы килә алмый бит. Соңыннан, гафу үтенеп, башка рейска утыртмакчы булганнар иде дә, нигәдер башка авиакомпания очкычына калдырырга уйладылар.
 
– Сез Оренбургтанмы, әллә Башкортстаннанмы?
 
– Башкортстаннан. Оренбург аша Башкортстанга, Күмертауга барышым иде.
 
– Сезнең хакта, яртылаш татар, яртылаш рус, дип язалар. Ничек мөселман булдыгыз?
 
– Әнием татар. Әтисез үстем. Шуңа күрә күбесенчә дәү әти белән дәү әнием янында ислам дине йогынтысында тәрбияләнеп үстем. Әл­бәттә инде, төп тәрбияне әнием бирде. Татар, ислам дине тради­цияләре һәм гореф-гадәтләре буенча. Минем өчен ислам – чит дин тү­гел. Гәрчә, 1990 нчы еллар бушка узса да...
 
– Түбәтәйне еш киясезме?
 
– Соңгы вакытларда башымнан салганым юк дияргә була.
 
– Сакалыгыз да соңгы көн­нәрдә игътибар үзәгендә калу сәбәбенә әйләнгәндер, мө­гаен. Ислам кушканны үтәү мә­шә­ка­ть китереп чыгармыймы?
 
– Андый хәлләр еш дип әйтә алмыйм. Россия буенча йөргәндә үземне шактый ук ирекле хис итәм. Аллаһы ихтыяры белән килеп чыккан очрак бу. “Ләә иләәһә илләл­лаһу” (“Аллаһтан башка илаһ юк”) дигәнбез икән, Аллаһының сынавы дип кабул итәргә кирәк. Бу хакта Коръәндә дә әйтелгән. Аллага шөкер, хокукый дәүләттә яшибез. Үз динен тотарга теләүчеләргә комачаулык итүче юк. Бу хокук кешегә Хөкүмәтебез, Россия Конституциясе тарафыннан гарантия­ләнгән. Хокук саклау органнарына карата беркайчан да тискәре карашта булганым юк. Шулай ук алар да миңа карата начар мөнәсәбәттә түгел. Әмма барыбер безнең җәмгыятьтә, иң зур начарлык мөселманнардан килә, дигәнрәк фикер бар.
 
– Кем булып эшлисез?
 
– Ерак юлларга йөрүче машина йөртүче булып. Хәтәр йөкләр, асылда дизель ягулыгы ташыйм. Дәүләт предприятиесендә эшли башлавыма дүртенче ел китте. Эшемдә бу хәлләргә кайтавазның ниндирәк буласын әлегә белмим. Анда да килеп, эшчәнлегем белән кызыксынып киткәннәр.
 
– Метродагы шартлаудан соң җәмгыятьтә мөселманнар­га каршы тискәре мөнәсәбәт тагын да көчәймәсме?
 
– Асылда аның туктаганы да юк. Дәүләт бу мәсьәләне тәртиптә тотарга тырыша кебек, әмма җәм­гыятьтә барыбер башкачарак уйлаучылар да бар. Хәзер массакү­ләм мәгълүмат чараларында үз-үзен шартлатучы мөселманнар турында күбрәк яза башларга мөм­киннәр, дип уйлыйм.
 
– Бу аянычлы очрактан соң киемегезне үзгәртергә яки сакалыгызны кыскартырга уйламыйсызмы?
 
– Мондый сүзләр булган иде инде... Әмма миңа нәрсәнедер үз­гәртергә кирәктер дип уйламыйм. Сакалы да, түбәтәе дә булачак. Иншаллаһ, ислам да булачак – сүздә дә, эштә дә. Бу сүзләрне беренче һәм, мөгаен, соңгы тапкыр да әйтүем түгелдер. Сүземнең һәм эшемнең бисмиллалы икәненә, җәмгыять өчен куркыныч булмавына иманым камил. Ә инде Мөхәммәд пәй­гамбәр өммәтен­дәге­ләр өчен, мө­селманнар өчен иң мөһиме – бер-беребез өчен җаваплы булуыбыз.
 
P.S. Заманында Һава десанты гаскәрләре училищесын тәмамла­ган, Чечняда хезмәт иткән һәм капитан дәрәҗәсендә отставкага чыккан Ильясның Нижневартовскидагы эшеннән куылуы билгеле булды. Янәсе, мондый адымга алар Тикшерү комитеты басымы астында барган. Хокук сакчылары исә моны кире кага.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр